Татарстан Тикшерү комитеты, Көек авылында бер төзүченең җәрәхәтләнүе сәбәпле, җинаять эше кузгаткан

Тикшерүчеләр Көек авылында төзелеп килүче йорт стенасы ишелүгә бәйле рәаештә бер эшченең җәрәхәтләнүе сәбәпле җинаять эше кузгаткан. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенчаТтикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез: Көек авылында төзелеп килүче йортның бер яны ягыннан кирпечләр ишелеп төшкән. Гадәттән тыш хәл булган урынга янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар килгән.
Тикшерүчеләр төзелеш алып барганда иминлек кагыйдәләрен бозу турында җинаять эше кузгаткан.Хәзерге вакытта алар җимерелгән урынны карый һәм килеп туган хәлнең бөтен нечкәлекләрен ачыклый.


Фикер өстәү