Владимир Путин Кытай спортчыларын Казанга “Киләчәк уеннары”на чакырган

Кытай спортчыларын Казанда 2024 елның язында “Киләчәк уеннары” турнирында көтәчәкләр. Россия Президенты Владимир Путин Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин белән сөйләшүләр йомгаклары буенча спортчыларны безгә чакырды, ди яза ТАСС.

“Әлбәттә, киләсе елның язында Казанда инновацион спорт төрләре буенча “Киләчәк уеннары” беренче халыкара мультиспорт турнирында Кытай спортчыларын көтәбез”, – дигән Россия дәүләте башлыгы.
Президент аңлатып үткәнчә, “Киләчәк уеннары”нда физик спорт цифрлы һәм фәнни элементлар белән бергә үрелеп бара. “Биредә сүз яшьләр өчен бик перспективалы, кызыклы спорт төре турында бара, аның үсешенә без Кытайдагы дусларыбыз белән этәргеч бирә алыр идек”, – дип өстәгән Владимир Путин.
Исегезгә төшерәбез: кичә Кремльдә Россия Президенты Владимир Путин белән Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин рәсми сөйләшүләр үткәрде.


Фикер өстәү