Рөстәм Миңнеханов Пушкинның тууына 225 ел тулу уңаеннан чаралар оештырырга кушты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов рус классигы Александр Пушкинның тууына 225 ел тулуга әзерлек буенча оештыру комитеты төзергә кушты. Указ хокукый мәгълүмат порталында урын алган.

«2024 елда бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның тууына 225 ел тулуга бәйле рәвештә, аның иҗатының Россия мәдәниятен үстерүдәге әһәмиятен исәпкә алып, 2024 елда Татарстанда бәйрәм чаралары үткәрергә күрсәтмә бирәм», — диелә документта.

Премьер-министр Алексей Песошин – оештыру комитеты рәисе, вице-премьер Ләйлә Фазлыева һәм мәдәният министры Ирада Әюпова аның урынбасарлары итеп билгеләнгән. Татарстан Министрлар Кабинеты, оештыру комитеты тәкъдимнәрен исәптә тотып, өч ай эчендә чаралар планын әзерләп,  расларга тиеш.


Фикер өстәү