“Бала төшерү – гөнаһ, тик ананың сәламәтлегенә куркыныч янаганда рөхсәт ителә”

Һәр адәм баласы үз ризыгы белән туа, диләр. Тик барыбер аборт ясатулар, үз сабыйларыннан баш тартулар кимеми. Шул ук вакытта кемдер бала таба алмый интегә, ә кемдер бер-бер артлы балага узып та, аны дөньяга китерүдән баш тарта. Галимнәр, илебез демографик упкын алдында тора, дип сөрән сала. Бу хәлнең сәбәпләре турында башкалабызның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән сөйләштек.

– Рөстәм хәзрәт, җәмгыятьтә үсеш булсын өчен, гаиләдә ким дигәндә уртача ике-өч бала үсәргә тиеш, диләр. Илебездә хәзер бер бала белән чикләнүчеләр нык артты, баласызлар  саны да аз түгел. Хатын-кызларның бала табарга теләмәвен нидән күрәсез?

– Чынлап та, статистика бик куркыныч. Әгәр Россия буенча алсак, бездә рәсми рәвештә елына бер миллионнан артык аборт ясала. Әле бу, сырхауханәгә кереп, психологлар аша үтеп, юллама алып, бала төшерү очраклары. Шул ук вакытта рәсми булмаган очраклар күпмедер?! Әлбәттә, бу – зур гөнаһ. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәрим китабында: «Шайтан килеп, сезне ачлык белән куркытыр», – ди. Бала төшерү сәбәпләреннән берсе бу. Инде менә гаилә корып, байтак кына вакыт узгач, хәзрәт, безне өшкерә алмассызмы, балабыз юк, дип безгә киләләр. Шунда кайберләренең языклары ачыла. «Яшь вакытымда баламны алдырган идем. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә бала бирмидер», – дип үкси-үкси үкенәләр. Бу нәсыйхәт беренче нәүбәттә яшьләргә. Яшьлегеңдә балаңны алдырасың икән, тагын балага узарсыңмы – моны бер Алла гына белә. Ул гына белүче һәм хәл итүче. Әле кичә генә бер ханым елап яныма килде. «Инде менә илле яшь була. Балам да, гаиләм дә юк. Шундый авыр хәлдәмен», – дип уфтанды. Әгәр хатын-кыз бала таба алмый икән, бу хәл иренең талак бирүенә бер сәбәп була ала. Билгеле, бик яратса, ире ташламас. Ирләр малайны өстен күрә, дип әйтсәләр дә, малайлар да, кызлар да кирәк. Кызларыбызның баласыз, ирсез калуына еш кына ата-аналар да сәбәпче була. Әгәр егет белән кыз яшь булса, бер-берсен бик ошатсалар да, өлкәннәр, әле торырга урыннары юк, яңа гына укып бетерде, яңа гына эшкә керде, дип гаилә корырга ашыкмаска, инде корган булсалар, берничә ел бала тапмый торырга үгетли. Югыйсә бу – шайтан вәсвәсәсе генә. Аллаһы Тәгалә әлеге вәсвәсәгә үзе җавап бирә. «Ризык – Миннән. Мин – Ризыкны бирүче», – ди. Без, Аллаһка ышанган бәндәләр, бөтен нәрсәнең – ризык, хезмәт хакы, пенсиянең Аңардан икәнен онытабыз. Шуңа күрә кызы яхшы егеткә тап булган икән, әти-әниләр никах укытуны уйларга тиеш.

Гөнаһлар кичерелсен өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Хатын-кыз – 40-45 яшьтә, 2-3 баласы бар, тик сәламәтлеге бик үк әйбәт түгел, ди. Шул вакытта балага узса, аңа нишләргә?

– Шәригать ягыннан бердәнбер очракта – әни кешенең сәламәтлегенә куркыныч янаганда баланы төшертергә ярый. Мәсәлән, мин, Рөстәм Хәйруллин, гаиләдә өченче бала. Абыйларым миннән шактый олы. Әйтик, олы абыема быел алтмыш яшь тула. Ул миннән 23 яшькә олырак. Әни мине 45 яшендә тапкан. Кыз булыр дип өметләнгәннәр, тик менә тагын малай булган (көлә). Әти-әниемнең урыннары җәннәттә булсын! Кыскасы, баланы алдыру бердәнбер очракта – әни кешенең тормышына куркыныч янаганда гына рөхсәт ителә. Әнием куркып тормаган: Аллаһы Тәгалә биргән икән, җан биргәнгә җүн бирер, дип тапкан. Икенче мисал. Минем гаиләмдә – дүрт бала. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән дүртесен дә ярып алдылар. Кайчагында бишенче очракта да бәбине ярып алалар, әнисе исән кала. Тик бишенче очрак бик хәвефле. Шуңа күрә хәзер без сакланабыз, бишенчесе булмасын, дибез (минем олысы –  кыз, калганнары – малай). Кайберәүләр: «Хәзрәт, нигә бишенчесен дә алып кайтмыйсыз?» – дип сорый. Мин аларга: «Җәмәгать, мин хатыным белән аксакал карт буларак та яшисем, оныкларымны күрәсе килә», – дип җавап бирәм. Кыскасы, әнисеме, баласымы, дигән сорау туа икән, динебез әнисен сайларга куша. Шуңа күрә кырыктамы, кырык биштәме  балага узалар икән, табарга кирәк, җәмәгать. Элек тә, хәзер дә кызы белән әнисе бер вакыттарак бәби табу очраклары бар. Алар, әлхәмделилла, бергә үсә!  Аллаһы Тәгалә биргән икән, бүләкне инкарь итмик, хәерле, инсафлы бала булсын иде, дип алыйк, җәмәгать.

– Хәзер медицина технологияләре дә нык алга китте. Карындагы нарасыйның кызмы, малаймы, сәламәтме, түгелме икәнен дә ачыклыйлар. Йөрәк янындагы балаң физик яки акыл ягыннан камил булмаса, башка зур җитешсезлекләре сизелсә, табаргамы, юкмы?

– Бу мәсьәлә иманыбызның ныклыгына бәйле. Иман кәлимәләре әйтәбез, фәрештәләргә, кыямәт көненә, пәйгамбәрләргә, тәкъдиргә – хәерлесе дә, начары да Аллаһыдан икәнлегенә  ышанабыз икән, нигә икеләнеп торырга?! Аллаһы Тәгалә гарип бала язган икән, без аны кабул итәргә тиеш. Аллаһы Тәгалә гарип бала бирә икән, аның белән бергә бәрәкәтен, уңышын да бирә ич. Менә бер мисал. Бер гаиләнең ике баласы бар. Өченчесе туа, туганда җәрәхәт алганмы, шул бала үсми. Ни гаҗәп: әтисенең бизнесы начар иде, шушы бала тугач, эшләре җайланып китте, малы ишәйде. Әмма беркадәр вакыт үткәч, теге бала үлеп китте, әтисенең дә бизнесы комга терәлде. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә гарип бала биргән икән, димәк, сынау белән бәрәкәте дә килер. Гарип баладан баш тартырга ярамый. Без менә пандемия башланганчы «Гаилә» мәчетендә гарип балаларга бушка массаж ясата идек. Күбесе баласын ялгыз үстерә, әтиләре качкан. Шул ук вакытта  әти кеше яңа гаилә кора алмый, алимент та түләми, эше дә юк. Шуңа күрә Аллаһ биргәнне кабул итәргә, качып йөрмәскә кирәк. Начарын да, яхшысын да бирүче – Аллаһы Тәгалә.

Аллаһ кичерми торган гөнаһ – нинди гөнаһ ул?

– Үзебез татар күп булырга тиеш дип кабатларга яратабыз. Милләт ишле булсын өчен, гаиләләр дә ишле булырга тиеш. Моны халыкка ничек аңлатырга соң?

– Һаман да шул шайтан вәсвәсәсенә бирелү нәтиҗәсе бу. Имеш, элек укыту бушлай иде, хәзер бюджет урыннары бик аз, вуз да түләүле, яшәү дә кыйммәт дип төрле сәбәпләр табалар.  Чынлыкта Аллаһка тәвәккәл кылып, Аннан ярдәм сорап, тәкъдиргә ышанып тормыш итү мәслихәт. Алма, пеш, авызыма төш, дип утыру һич дөрес түгел. Милләтебез  ишле булсын дисәк, һәр гаиләдә кимендә өч бала булырга тиеш.

– Кайбер кызларыбыз бик иртә җитлегә. Кайчак чикне онытып җибәреп, мәктәп яшендәге туташлар балага уза. Әти-әниләр гадәттә мондый очракта, бу хурлыкка ничек түзәрбез, тизрәк балаңнан котыл, дип «яшеннәр уйната». Мондый очракта нишләргә?

– Билгеле, бик катлаулы мәсьәлә бу. Совет чорының иң зур ялгышы дип әйтимме – дин белән бергә әдәп-әхлакны бетерделәр. Дин, гореф-гадәтләр, ояла белү, кеше нәрсә әйтер дигән сүз халыкны саклый иде. Әйтик, инкыйлабка хәтле егетләр биегәндә дә кызларга кул белән орынмаска тырыша иде. Әмма күп кенә шәһәр мәктәпләрендә унберенче сыйныфта укучы туташларның байтагы хәзер кыз түгел. Алар әллә кайлардан – Марс, Венерадан килмәгән, үзебезнең балалар. Димәк, без – ата-аналар үз кызларыбызны әдәп-әхлакка, чисталыгын, гыйффәтен сакларга өйрәтмәгәнбез, зөфаф кичәсе никахтан соң гына булырга тиеш дип тукып тормаганбыз. Билгеле, хәзер Көнбатыш мәдәниятенең дә йогынтысы зур. Безгә менә шушы басымга каршы торырга кирәк. Әйе, кызың кияүгә чыкмыйча балага узса, гаилә өчен бу – бик зур сынау. Мондый очракта әти-әни баланы алдырырга куша икән гөнаһы – аларга, ә кыз әйтми генә үзе барып баласын алдыра икән, гөнаһы – аңарга.

Керфек озынайту, тырнак буяу һәм ирен күпертү гөнаһмы?

– Кайбер  хатын-кыз бала таба алмый. «Гаеп» ирендә булса, хатын-кызны кайдандыр алып кайтылган мәни белән  орлыкландыру  гөнаһ түгелме?

– Әйе, тормыш булгач, төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Бервакыт никах вакытында мин, бер-берегезнең сәламәтлеге турында белешмә дә сората аласыз, дип шаяртып куйган идем. Күпмедер вакыт үткәч, бәби туенда, егетнең әбисе бик сөенеп миңа чыннан да яшьләрнең каннары туры килмәскә мөмкин дип шикләнгәннәрен, әмма шикләре расланмавын җиткерде. Кайвакыт кыздан да, егеттән дә табиблар гаеп табарга мөмкин. Кайгырмагыз, мәчетебезгә килегез: өшкереп карыйк. Иншалла, Аллаһы Тәгалә бирер дип өметләник. Әгәр ир белән хатынның мәниләре кулланыла икән, андый вакытта ЭКО ярый. Әгәр чит, донор кешенең материалы кулланыла икән, дин ягыннан ярамый, зина дип санала. «Суррогат әни» дигәнне дә хәзер еш ишетергә туры килә. Әмма Рәсүлебез, ул баланың әнисе – аны тапканы, ди. Баланы тугыз ай йөрәк янында йөрткән кеше генә баланың чын әнисе була. Кайбер егетләр, мин донор булып йөрим, материалым яхшы, дип мактана. Аларга әйтәсе сүзем шул: сезнең материалдан барлыкка килгән һәр балага ата булып чыгасыз. Ягъни ул баланы карарга, ашатырга, алимент түләргә тиешсез, дин ягыннан сез аларның атасы булып саналасыз. Кайбер төрки халыкларда яшьләрнең балалары булмаса,  әти-әнисе бала табып бирү очраклары бар.  Шундый хикмәтле хәлләр дә бар: озак кына үз балалары булмаган гаиләләр балалар йортыннан бала алганнан соң, күпмедер вакыттан, Алланың рәхмәте белән, аларның үз балалары да туа. Югыйсә аларга табиблар, балагыз булмаячак, дип диагноз куйган бит. Шуңа күрә күңелегезне төшермәгез, даими рәвештә Алладан сорагыз!

– Кайбер хәзрәтләр хафага төшкән парларны, балагыз булмый икән бик кайгырмагыз, бәлкем, ул баладан сезгә бик күп зарар, мәшәкать килгән булыр иде, ахырын беребез дә белми бит, дип юата.

– Әйе, без һәрвакыт Аллаһы Тәгаләдән, хәерлесен бир, дип сорарга тиеш. Менә Рәсүлебез – үзе бер мисал. Аның күпме ир баласы туып, берсе дә балигъ булганчы яшәми. Ир бала бирмәүнең дә хикмәте бар. Әгәр Аллаһы Тәгалә бирмәгән икән, бу кимсетү түгел. Бу сынаумы, саклаумы, бәрәкәтме, уңышмы – белмибез. Һәрбер гаилә бала булуын тели. Тик дога кылганда, хәерле, игелекле, сәламәт бала бир, дип сорарга кирәк. Чөнки Аллаһы Тәгалә хәерсезен дә бирергә мөмкин.

Әңгәмәдәш – Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү