COVID-19 йоктыручылар саны рекордлы дәрәҗәдә арта

Россиядә социаль дистанция саклау һәм битлек-пирчәткә кию ярдәмендә коронавирустан сакланмаган очракта яңадан чикләүләр кертелүе мөмкин.

Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкиле Мелита Вуйнович әйтте.

– Вирус күбрәк таралганны көтәргә кирәк түгел, — ди ул. Чөнки вакцина ясалганчы коронавирус белән авыру куркынычы зур булу сәбәпле, тагын чикләүләр кертелергә бик мөмкин. Хәзер көн саен COVID-19 йоктыручыларның саны рекордлы дәрәҗәдә артуы күзәтелә.

Соңгы мәгълүматлар буенча, бөтен дөнья буенча коронавирус белән авыручылар саны 12 миллионга җиткән. АКШка әлеге санның дүрттән бере туры килә. SARS-CoV-2 китереп чыгарган авырулар кискенләшү нәтиҗәсендә 554 мең 291 кешенең гомере өзелгән.


Фикер өстәү