Нефть бәясе үсә, ашлыкныкы төшә…

Дөнья базарларыннан каршылыклы хәбәрләр килә. Бердән, глобаль рәвештә җитештерүнең кимүе көтелә, чөнки финанс кризисы беркая да китмәде һәм процент капиталына корылган капитализмны җирләмичә китмәячәк тә.

Атна башында Кытайның China Evergrande Group төзелеш гигантының акцияләре 25 процентка арзанайды. Кыйммәтле кәгазьләрнең чүплеккә очуы компаниянең капитал белән идарә итү тармагы җитәкчесен полиция кулга алганнан соң башланды. Американың дәүләт әҗәте рекордлы темплар белән үсә. Европада да кризис билгеләре торган саен арта. Әйтик, банкротлыкка чыгучы компанияләр саны рекордлы күрсәткечтә. Мондый шартларда гадәттә «кара алтын» бәясе түбәнгә китә. Ләкин быел җир мае арзанаерга уйламый да. Киресенчә, кайбер базарларда баррель инде 100 долларга сатыла, диләр. Qua Iboe маркалы Нигерия нефте 100 долларлык чикне узган, Малайзиянең Tapis маркасы 101,30 долларга җиткән. Шведларның SEB банкы аналитигы Бьярне Шилдроп: «Согуд Гарәбстаны һәм Россия нефть базарын нык контрольдә тота», – ди һәм Брент маркасының да 100 доллардан узып китәчәген фаразлый. Башка белгечләр дә аның сүзен куәтли. Көнбатышта дизель ягулыгы дефицитта. Вазгыять Россия өчен бик уңайлы, әмма ул 2008 елгы кризисны искә төшерә. 2008 елда да көзен «кара алтын» бәяләре күккә ашты, баррель рекордлы 147 долларга кадәр үсте. Һәм көтмәгәндә барысы да әйләнеп капланды: җитештерү кискен кими башлады, чимал бәяләре чамасыз арзанайды, эшсезлек мәйданга чыкты… Ул чакта капитализм үз үлемен чамасыз акча басып һәм чикләнмәгән кредитлар өләшеп артка чигерде. Бу формула бүген эшләми. Ул базарларда инфляция биюенә китерде. Дәүләтләр валюта сугышлары һәм сәүдә сугышлары башлап җибәрде, мул итеп үзара санкцияләр өләшенде. Безне климатның глобаль үзгәрешләре һәм тоталь ачлык белән куркыта башладылар.

Сәхнә артында ачлык өрәге басып торганда, базарларда ашлыкка бәяләр төшә. Евросоюз Украина ашлыгына керткән эмбаргоны үткән көннәрдә алды, әмма Польша, Словакия һәм Венгрия көнчыгыш күршеләренең ашлыгын үзләрендә сатарга рөхсәт итмиләр. Үз крестьяннарының хакларын хаклыйлар. Киев моңа риза түгел. Өч илне Бөтендөнья сәүдә оешмасы хөкеменә бирде. Болгария хакимиятләре Украина ашлыгына чикләрне бикләмәделәр, әмма бу болгар фермерларының җен ачуын чыгарды. Алар гомуммилли протест акциясе башлап җибәрделәр. Ашлык җитештерүче илләрдә фермерларның хәле яхшы түгел. Бәя төшү бөлдерә. Казахстан Президенты Токаев үткән шимбәдә хөкүмәткә фермерлар һәм крестьян хуҗалыкларына финанс һәм башка төрле ярдәм оештырырга күрсәтмә бирде.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

 

 


Фикер өстәү