Татарстанда бер ир-ат, көмешкәнең шешәсен 200 сумга сатып, 15 мең сумлык штрафка тартылган

Аңа административ эш кузгатканнар.

Чаллыда шешәсен 200 сумга көмешкә саткан ир-атка административ эш кузгатып, 15 мең сумлык штрафка тартканнар. Моннан тыш ярты литрлы бер шешә көмешкәсен алганнар, дип хәбәр итә шәһәр суды матбугат хезмәте. Суд карары законлы көченә кермәгән әле.

Сүз уңаеннан, моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре 500 литрдан артыграк күләмдә хәмер һәм спиртлы продукциянең чираттагы партиясен юкка чыгаруга тапшырган. Суд шундый карар кабул иткән.


Фикер өстәү