Суд агуланган студентларга алкоголь саткан кешене сак астына алмады

Бүген Казанның Совет районы судында метанол белән агуланган студентларга контрафакт аракы сатуда шикләнелгән тагын бер ир-атның эшен карадылар. Ул Казанда яшәүче 41 яшьлек Ирек Галиев булып чыккан, аны кичә тоткарладылар.

Бүген тикшерүчеләр аны сак астына алу үтенече белән мөрәҗәгать итте, моны Галиевнең иректә шаһитларга басым ясау һәм дәлилләр җыюда комачаулык итү ихтималы белән аңлатты.

Әмма прокуратура үтенечне нигезләнмәгән дип тапты, яклаучы як шулай ук тикшерүчеләрнең таләбен канәгатьләндермәүне сорады.

«Сак астына алмавыгызны сорыйм. Мин тикшерүчеләр белән хезмәттәшлек итәргә әзер», — дип белдерде контрафакт аракы сатуда шикләнелгән ир-ат.

Шунысын да искәртик: тикшерүчеләр фаразлавынча, Галиев илнең төрле төбәкләреннән алкоголь продукциясе сатып алган, шуннан соң аны биш литрлы шешәгә тутырып саткан.

Ир-ат үз гаебен танымады. Ахыр чиктә суд Галиевне сак астына алу өчен нигезләр җитәрлек түгел дип тапты. Шуңа бәйле рәвештә, суд Галиевне кулга алудан баш тартты һәм аңа карата чик кую чарасын сайламау турында карар кабул итте.

Агентлык ачыклаганча, студентлар спиртлы эчемлек шешәсен тәрәзә юа торган сыеклык салынган шешә белән бутаган – алар икесе дә машина багажнигында булган. Нәтиҗәдә, шул сыеклыкны эчеп агуланганнар. Бүген агуланган студентларның саны 15 кешегә җитте.

 


Фикер өстәү