«Ширли-Мырли» фильмында төп рольне башкаручы актер вафат

Россиянең халык артисты Валерий Гаркалин 67 яшендә вафат булды.

Октябрьдә актерны коронавирус белән хастаханәгә озатканнар. Аның хәлен тотрыклы авыр дип бәяләгәннәр.

Валерий Гаркалин 1954 елның 11 апрелендә Мәскәүдә туган. 1988 елда ГИТИС эстрада һәм массакүләм тамаша факультетын тәмамлый.

«Ширли-Мырли», «Детки напрокат», «Дом кувырком», «Моя прекрасная няня» кебек фильмнардагы рольләре белән танылган. Шулай ук ул ГИТИС эстрада сәнгате кафедрасы укытучысы, остаханәнең сәнгать җитәкчесе булган.

2008 елда аңа «Россия Федерациясенең халык артисты» исеме бирелде.


Фикер өстәү