Казанда мәчене вәхшиләрчә үтергән ир-атны колониягә җибәрделәр

Казанда мәчене вәхшиләрчә үтергән ир-атны колониягә җибәрделәр. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Узган елның декабрендә ир-ат таныш хатын-кызның фатирында булган. Ул хуҗабикәнең мәчесен суйган, аны берничә тапкыр стенага атып бәргән. Мәче үлгән. Ир-ат исерткеч эчемлек кулланган булган.

Судта ир-ат үз гаебен өлешчә таныган. Аны 1,5 елга каты режимлы колониягә хөкем иткәннәр, әмма ир-ат суд карары белән килешмәгән һәм апелляциягә биргән. Әмма суд үз карарын үзгәртмәгән.


Фикер өстәү