Гөлсинә Галимуллина: «Кояшлы дала кызы» (Повестьтан өзек)

…Кыргызстанның Узген шәһәре тимер юл вокзалы иңнәренә аллы-артлы төенчекләр аскан төрле милләт халыклары белән шыгрым тулы. Шулар арасына Баулыга кайтучы ике гаилә дә килеп өстәлде. Хәтәр кычкыртып, Бөгелмә станциясе аша узачак поезд килеп туктады. Пассажирлар, этешә-төртешә, вагон ишегенә ябырылды. Сания барысы белән дә кочаклашып аерылышты. Әтисе түзмәде:

– Кызым, ияләшә алмасаң, кайт, яме. Кызым, кайтырсы-ы-ы-ң! – дип кычкырды.
Әтисенең җан авазы белән чыккан тавышы тимер юл вокзалы өстендә кайтаваз булып яңгырап таралды. Әнисе дә, Мөкарәмә апасы да, Тәнзилә сеңлесе дә, Галимә апасы, аның балалары да күз яшьләре аша Саниягә артык бер сүз дә әйтә алмадылар.
…Поезд урыныннан кузгалды. Иң газиз кешеләрен алып киткән соңгы вагон күздән югалганчы, Сания бер урында тораташ кебек басып торды. Тирә-ягына борылып карады, күзләре ят кешеләр белән очрашты. Халык ыгы-зыгысы арасында, Кыргызстан тимер юл вокзалында берүзе басып калганын аңлагач, башына килгән иң беренче уе: «Мин нишләп монда калдым соң? Ни өчен гаиләмнән аерылдым?» Шушы сорауга җавабын белсә дә, үзе ихтыярсыздан сулкылдап елап җибәрде…
Яныннан узучы кешеләрнең «Грузотакси!» дип кычкырган тавышларына башын күтәрде. «Грузотакси» килеп туктаган… Сания, халык төркеме арасында этенеп, эчкә узды. Җайлы гына урын да булды, дип сөенергә дә өлгерә алмый калды, каршында утырган үзбәк егете күзен Саниягә төбәде. Бу үткен караштан йөзен яшерү өчен яулык чите белән битен каплады. Төенчеген култык астына куеп, кочаклап утырды, карашын тәрәзәгә юнәлдерде. Ош шәһәренә ике сәгать барырга кирәк. Күз чите белән генә үзбәкне күзәтеп алды. Йокыга киткәнлеген күргәч, тынычлап куйды. Үзбәк егетенең өстендәге кыйммәтле костюмына һәм чын күннән тегелгән туфлиенә игътибар итте. Үзе дә чибәр егет икән. Шулчак әнисенең: «Үзбәк егетенә кияүгә чыга күрмә!» – дип ялварган васыятен исенә төшереп, тизрәк карашын тәрәзәгә күчерде. Күз карашы үзе эшләп үскән мамык кырына барып тоташты. Ишәк җиккән арбаларга утырып баручы кешеләрне, мамык кырында билләрен бөккән халыкны күрде. Әнисе белән шушында план тутыру өчен иртә таңнан кичке шәфәкъ нуры төшкәнче эшләгән чакларын күз алдыннан уздырды. Аннары: «Үткәнеңне түгел, киләчәгеңне уйла, Сания!» – дип, үз-үзен кулга алды.
Ике көннән Кыргызстанның Ош дәүләт университетында укулар башланачак. Тулай торакта яңа дуслар табар… Аны бөтенләй яңа тормыш көтә. Үз уйларына бирелеп, карашын еракка, күкләр буйлап агылган ак болытларга төбәде. Кыз, кулына кагылганнан, сискәнеп китте. Каршындагы үзбәк егете исемен сорады. Сания җавап бирмәгәч, үзенең исеменең Исламбай икәнен әйтте. Кая баруы белән кызыксынды. Кыз һаман да дәшмәде. Егет көлемсерәп куйды да башка сорау бирмәде.
Ош шәһәренә килеп җиткәч, Исламбай кызның кулындагы төенчеген күтәреп чыгарга булышырга теләде, Сания аның ярдәмен кабул итмәде. Егет барыбер янәшәсеннән китмәде, бас­кычтан төшкәндә кулыннан тотты, йомшак кына:
– Кая юл тотасыз, туташ? – дип сорады. – Миннән курыкмагыз, зинһар. Сезгә кая барырга кирәк, илтеп куябыз, – диде егет.
Исламбайны үзе кебек кыйммәтле костюм кигән яшь ир каршылады. «Алишер абыем!» дип исәнләшкән арада Сания, халык арасына кереп, күзләреннән югалды. Ул яшәячәк тулай торакка тимер юл вокзалыннан җәяүләп ярты сәгатьлек юл. Сания адымнарын акрынайта төште. Тулай торак вахтасында якты йөзле хатын каршы алды. Студентлар исемлегеннән Саниянең исем-фамилиясен эзләп тапты да бүлмә ачкычын кулына тоттырды һәм мондагы тәртип белән таныштырды. Сания бүлмәгә керүгә, вахтер хатын урын-җир әйберләре алып кереп бирде.
– Әйбәтләп урнаш, нәрсә кирәк, сорарсың, – диде, йомшак кына итеп. Аннары:
– Син – татар кызы, мин – Сара апаң, – дип өстәде.
Саниягә шушы сүздән дә җиңел булып китте. Әйтерсең лә туганын очратты. Сара апасына да шундый ук җылылык белән җавап бирде, үзенең гаиләсе турында сөйләде.
– Кыз баланың язмышы кошлар кебек: кая барып кунасын белмисең. Миңа сыенырсың, кызым булырсың, – дип әйтеп бетерүгә, Сараны вахтага чакырдылар.
Күп тә үтмәде, бүлмә ишегеннән чемоданнар тотып, ике кыз керде, Сара аларга да урнашырга ярдәм итте.
Сания икесе белән дә танышырга кулын сузды. Берсе – татар кызы Мөнирә, икенчесе – урыс кызы Вера. Бүлмәдәге унике караватка күз төшереп алгач:
– Суларга һава җитәрме икән? – диде Вера.
Кызлар көлешеп алды. Аннары «керогаз» өстенә чәйнек куеп, су кайнаттылар. Тамак ялгап алгач, гәүдәләрен йокы басты. Өчесе дә үз караватларында тирән йокыга талды.
… Сания иртән торганда, унбер караватта да кызлар тәмле йокыда иде. Димәк, бүлмәгә төне буе студентлар урнашкан. Ул бер тавыш та ишетмичә йоклаган. Сания бит-кулларын юды, чәй куйды. Институтка укырга барасын оныттылармы соң әллә бу кызлар?! Нишләп берсе дә уянмый? Сәгать ярымнан дәрес башлана, студентлар йоклый, дип, уйлап кына куйды – унбер караваттан берьюлы башлар күтәрелде. Бүлмәдә ыгы-зыгы башланды. Кайсы юынды, кайсы Сания белән чәй эчәргә утырды. Кызлар җәһәт кенә киенеп тә куйдылар һәм берсе артыннан икенчесе бүлмәдән чыга да башлады. Букчаларын аркаларына яки кулларына тоткан студентлар университетка таба атлады. Сания күзе белән Мөнирәне эзләде. Ул да аны гына көткән кебек, култыгыннан алды.
– Дуслар булыйк яме, икебез дә – татарлар бит, – диде, йөзенә төшкән кояш нурын кул аркасы белән каплап. Янәшәсеннән тыныч кына атлап барган Саниягә карап алды да:
– Сине кояш ашамыймы әллә? – дип сорады.
Сания көлеп җибәрде. Үзенең дала кызы икәнен, шушы кояш нуры астында, мамык кырында дөньяга аваз салганын сөйләп биргәч, Мөнирә көлемсерәп куйды. Сания аның сүзсез калуын үзенчә кабул итеп, аларның гаиләсенең бу якларга ничек килеп урнашканын сорады. Мөнирә һич тә икеләнеп тормыйча, әти-әни­сенең өч ел элек, Үзбәкстанга җиләк-җимешле, җылы як булганы өчен күченеп килүләрен әйтте. «Авыл җирендә яшәү бик авыр, – диде кыз. – Һәр гаиләгә колхоз басуыннан бәрәңге, чөгендер, кукуруз эшкәртергә бүлеп бирәләр. Җәй буе бар гаиләбез белән кырда эшлибез. Колхоздан туеп килдек монда», – дигәч, Саниянең адымы салмакланды. Туган якларына бәхет эзләп кайтып киткән әти-әниләрен дә шул язмыш көтәчәк бит, дип кызганып куйды. Бәлки аларга да Үзбәкстанга гына күченергә кирәк булгандыр да бит. Утыз ел элек, Сәлимгәрәй нәселенә кулак тамгасы салып, авылдан куылган булсалар да, әти-әнисе күңелендә туган авылларына булган олы мәхәббәт хисен җимерә алмадылар. Сания үзен үзе белә башлаганнан бирле, аларның, безнең Баулы дип, искә төшереп, хатирәләрен яңартып утырганнарын тыңлап үсте. Күңелендәге шушы уйларын һич авырсынмыйча, Мөнирәгә сөйләде. Алар уртак телне тиз тапты. Шул көннән, ике татар кызының сөйләшергә уртак темалары булды.
*
Студент тормышы башланды. Русча да, үзбәкчә дә әйбәт сөйләшкәнлектән, Саниягә фәннәрне үзләштерү җиңел бирелде. Яхшы укыганлыктан, төрле яшьтәге студентлар арасында тиз танылды. Шомырт кара күз, өскә кайтарылган керфекләр, озын толым, алсу ирен, тезелеп торган ап-ак тешләр. Саниядә әнә шул сыйфатларның барысы да бар: өстәвенә тагын сылу гәүдәсе, шаян холкы, яңгыравыклы тавышы, гомергә күңелгә кереп кала торган сөйкемле, матур күз карашы. Егетләр аның тирәсендә бөтерелеп йөриләр. Әмма ул аларның берсен дә өметләндерми, әрсезләнә башласалар: «Юкка вакыт әрәм итеп йөрисең, минем ирем бар, диплом алуга, Татарстанга кайтып китәм», – дип, шундук үзеннән биздерә торган итеп әйтә.
Кичләрен тулай торакта кызлар кич утыралар. Сания кызларны челтәр бәйләргә, чигәргә өйрәтә. Кул эшләре туйдыргач, яшь­ләр җырлыйлар-бииләр, төрле мәзәк хәлләр сөйләп көлешәләр, кыскасы: рәхәтләнәләр! Кайбер көннәрне алар янына Сара апалары да кереп утыра. Саниянең бәйләгән челтәрләрен, чигүле кул эшләрен, өстендә үз кулы белән тегеп кигән күлмәкләрен күреп, сокланудан күзе яна. «Балакай, кем бәхетенә тугансың икән син!» – дип, аркасыннан сөя. Кызларның берсеннән-берсе матурлыгына карап, тирән итеп көрсенеп куя да: «Яшьлек, син нинди гүзәл! Минем дә шушындый бәхетле чакларым булдымы соң? Әллә мин аны күрмичә, ялгыш уздырып җибәрдемме?» – дип, үз алдына сөйләнеп тә ала. Сараның сүзләре Саниянең колагы аша уза, ул аны ишетми кала алмый. Тик ишетмәгән кебек кыяфәт ясый. Сара күңеле булганчы утыра да, үз вакыты җиткәч, вахтага чыгып китә. Кызлар да бер-бер артлы караватларына барып яталар. Яшьлек шул, күзгә тиз генә йокы төшми.

Ахыры бар…


Фикер өстәү