Әсгать Сәфәров: “Динамо” – беркайчан да сынатмаган иң өлкән спорт җәмгыяте”

Казанда Татарстанның “Динамо” физкультура-спорт җәмгыяте пленумы утырышы узды. Утырыш алдыннан спорт җәмгыяте рәисе, Татарстан Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров журналистлар белән аралашты. Әңгәмә барышында ул “Динамо”ның республикада иң яхшы спорт җәмгыяте булып калуын билгеләп үтте.

“Динамо” һәрвакыт уңышка ирешеп килде, хәзер дә ирешә, алга таба да шулай булачак. Спорт җәмгыятебезнең традициясе бу. “Динамо” Татарстанның иң яхшы спорт җәмгыяте булды һәм хәзер дә шулай. Әлбәттә инде, казанышларыбыз белән беррәттән, борчуларыбыз да бар. Әлегә “Динамо – Ак Барс” хатын-кызлар волейбол клубы әлегә тиешле биеклеккә чыга алмый. Ә менә ату осталары республикага бик күп бүләкләр китерде. Тулаем алганда, җәмгыятебезнең эше белән канәгатьмен” , – дип басым ясап әйтте Сәфәров.

Ул шулай ук, “Динамо” – спорт хәрәкәте оештыруның бөтен системасын саклап калган җәмгыять, дип искәртте.


Фикер өстәү