Фәрит Мөхәммәтшин: «Динамо — Ак Барс»ның җиңүе — көндәлек тырыш хезмәт

«Динамо- Ак Барс» хатын-кызлар волейбол командасы Казанда 3:0 исәбе белән 2023-2024 елгы Россия чемпионатының финал сериясенең бишенче матчында Калининград «Локомотивын» җиңде һәм тарихта җиденче тапкыр ил чемпионы булды. ТР Дәүләт Советы Рәисе, Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин тренерлар штабына һәм клуб җитәкчеләренә котлау телеграммалары җибәрде.

«Мондый казанышлар — уенчыларның, бөтен тренерлар штабының, белгечләрнең һәм менеджерларның көндәлек, тырыш һәм киеренке хезмәте. Клуб җитәкчелеге һәм спонсорлар тарафыннан һәрьяклап ярдәм бәяләп бетергесез. Татарстанның спорт данын арттыруга һәм республика волейбол мәктәбенең абруен ныгытуга керткән өлешегез зур», — диелгән Волейбол клубы президенты Леонид Барышевка, ТР Волейбол федерациясе вице-президенты Илһам Рәхмәтуллинга, клуб директоры Сергей Чернышовка һәм баш тренер Зоран Терзич адресына җибәрелгән телеграммада .

«Башкарылган эшегез искиткеч, нык сәламәтлек, бетмәс энергия һәм яңа якты җиңүләр телим», — дип китерә Дәүләт Советының матбугат хезмәте Мөхәммәтшин сүзләрен.

ТР Волейбол федерациясе президенты шулай ук «Динамо» оешмасы рәисе, ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәровны котлады.

«Сезонны триумфаль тәмамлап, команда илнең иң яхшы командасы титулын Татарстан башкаласына кайтарды. Бергәләшеп, безнең кызлар үзләренең осталыкларын һәм профессиональлекләрен күрсәтә алдылар, җанатарларны матур, эмоциональ уеннары белән сөендерделәр. Әлеге матур демократик спорт төрен үстерүгә актив ярдәм иткәнегез һәм игътибарыгыз өчен рәхмәт, нык сәламәтлек, уңышлар һәм яңа якты җиңүләр телим», — диде Мөхәммәтшин.

/Татар-информ


Фикер өстәү