Казанның «Динамо-Ак Барс» командасы волейболчылары Россиянең Суперкубогын яулады

Казанның «Динамо-Ак Барс» командасы волейболчылары икенче тапкыр Россиянең Суперкубогын яулады. Безнең спортчы кызлар Калининград өлкәсеннән «Локомотив»ны 3:0 исәбе белән җиңүгә ирештеләр. Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин волейбол клубы җитәкчелегенә юллаган телеграммада команданы зур җиңү белән котлады.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, бу спорт казанышы уенчыларның, бөтен тренерлар штабының, белгечләрнең һәм менеджерларның көндәлек, җентекле һәм киеренке хезмәте нәтиҗәсе булып тора: «Безнең кызлар җанатарларына чын спорт бәйрәме бүләк иттеләр, яхшы уен күрсәттеләр. Әлеге җиңү профессиональ волейболның Татарстанда югары дәрәҗәдә үсешен һәм республика халкы арасында популярлыгын тагын бер кат раслый».

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка, «Динамо-Ак Барс» клубы президенты, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Леонид Барышевка, клуб директоры Сергей Чернышовка һәм команданың баш тренеры Ришат Гыйлаҗетдиновка бу матур спорт төрен үстерүгә зур ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм нык сәламәтлек, уңышлар, яңа җиңүләр теләде.


Фикер өстәү