Фәрит Мөхәммәтшин “Зенит-Казан” командасын Россия Суперкубогында җиңүләре белән котлады

Дәүләт Советы Рәисе, Татарстанның волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин “Зенит-Казан” командасы җитәкчелеге һәм уенчыларына Россия Суперкубогында җиңүләре уңаеннан котлау телеграммасы юллады.

Казан командасы Россия Суперкубогын 9нчы мәртәбә яулады. Парламент башлыгы әйтүенчә, мондый уңышлар уенчылар, тренерлар, белгечләр һәм менеджерларның көндәлек киеренке хезмәте нәтиҗәсе. “Тулы трибуналар алдында команда үз җанатарларына спорт бәйрәме бүләк итте”, – дигән ул котлау телеграммасында. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, спортчыларның яхшы уены республикада профессиональ волейболның югары дәрәҗәдә үсүен һәм аның татарстанлылар арасында популярлыгын тагын бер кат раслый.

Казандагы “Санкт-Петербург” волейбол үзәгендә узган очрашуда “Зенит-Казан” Мәскәү “Динамо”сын 3:0 исәбе белән отты.


Фикер өстәү