Азык-төлеккә чыгымнар 21,1 мең сумга кадәр арткан: Росстат ни ди?

21,1 мең сум. Илкүләм финанс тикшеренүләре агентлыгы (НАФИ) мәгълүматларына ышансаң, Россиядә яшәүчеләрнең азык-төлеккә дигән айлык чыгымнары соңгы ике ел эчендә 4,5 меңнән 21,1 мең сумга кадәр арткан. Тамак хакы, чыннан да, шулай зурмы? Алдан ук кисәтик: язмада саннар күп булачак.

Росстат ни ди?

Росстат тикшеренүләренә караганда, бер ел эчендә кулланучылар кәрзиненә кергән 47 продуктның сигезенең генә бәясе төшкән, калганнары исә бәя ягыннан өскә үрмәләгән. Алар моны 2023–2024 елларның 27 февраль – 6 март аралыгындагы бәяләрне чагыштырып ачыклаган.

Бер ел элек карабодай 98,63 сум торса, хәзер ул – 85,75 сум. 15,3 сумга – суган бәясе, 7,02 сумга – маргарин хакы, 4,32 сумга бер кило бәрәңге бәясе төшкән. Макарон – 2,19, үсемлек мае 1,68 сумга арзанайган. Сөт һәм вермишель 1,2 сумга арзанрак. Сизелерлек кыйммәтләнгән дип ит һәм ит ризыкларын атарга була. Мисал өчен, бер кило бәрән ите бәясе –131,21 сумга, сыер ите – 49,22 сумга, тавык ите – 46,26 сумга, дуңгыз ите 41,84 сумга арткан. Шул рәвешле ит ризыкларына да бәя бермә-бер күтәрелгән. Яшелчә һәм җиләк-җимеш бәясе дә шактый арткан: банан – 33 процентка, помидор – 22, алма – 20, кыяр 18 процентка диярлек. Әмма рекорд күрсәткеч – тавык йомыркасында. Бер ел эчендә бер дистә йомырка хакы 52,5 процентка күтәрелде.

Үзебез җыйдык

Росстат мәгълүматларын исәпкә алып, «ВТ» хәбәрчесе дә Казанның берничә кибетенә азык-төлек кәрзине тутырырга чыкты.

Кәрзин туплаганда товарларның иң арзаны да, иң кыйммәте дә түгел – шулар арасында уртача бәядән булганы алынды. Бер айга исәпләнгән минималь кулланучы кәрзиненә түбәндәге азык-төлекне керттек: ипи, ярмалар, бәрәңге, яшелчәләр, макарон, җиләк-җимеш, шикәр, ит (тавык ите, сыер ите), ит ризыклары, балык, сөт һәм сөт ризыклары, йомырка, май, үсемлек мае, чәй, тоз. Товар сатып алганда махсус ташламалар бирә торган купон, карталар исәпкә алынмады.

Бер айга күпме ипи, ничә литр май кирәк дип баш ватасы түгел. Хөкүмәт бер елга кемгә күпме тиешен алдан ук билгеләп куйган күрсәткечләрне айлар санына гына бүләсе. Ул күрсәткечләр түбәндәгечә.

Бәрәңге 100,4 кг
Яшелчә 114,6 кг
Җиләк-җимеш 60,0 кг
Шикәр һәм тәм-томнар 23,8 кг
Ит ризыклары 58,6 кг
Балык ризыклары 18,5 кг
Сөт һәм сөт ризыклары 290,0 кг
Йомырка 210 данә
Үсемлек мае, маргарин һ.б. 11,0 кг
Тоз, чәй һ.б. 4,9 кг
Ипи һәм икмәк ризыклары (макарон, он) 126,5 кг

Без исә дүрт төрле кибеттәге товарларны чагыштырып карадык. Бер айлык товар сатып алмадык, билгеле. Бер кешегә җан асрау өчен якынча бер атнага җитәрлек иң кирәкле саналган продукциянең кайда күпмегә тәкъдим итүләрен ачыклау иде максатыбыз. Араларында киң даирә сатып алучылар өчен дә, продукциясе кыйммәтле саналган кибет тә бар. Кайсына керәсен укучы үзе хәл итә.

Товар «Пятерочка» «ВкусВилл» «Верный» «Магнит»
Ипи 47 сум 135 сум 25 сум 58 сум
Шикәр 60 сум / кг 85 сум / кг 65 сум / кг 60 сум / кг
Бәрәңге 150 сум (3 кг) 179 сум / 5 кг 150 сум (3 кг) 150 сум (3 кг)
Яшелчә (кыяр/помидор//кәбестә/су-ган) 150 сум (600 г) / 176 сум (800 г) / 105 сум (3 кг) / 21 сум (500 г) 200 сум (600 г) / 297 сум / (600 г) / 153 сум (2,5 кг) / 38 сум (710 г) 170 сум/ кг / 200 сум (600 г) / 126 сум (3,5 кг) /33 сум/кг 160 сум (600 г) /240 сум (700 г) / 65 сум /кг / 39 сум/ кг
Балык (минтай) 200 сум (400 г) 500 сум (630 г) 240 сум (400 г) 240 сум (600 г)
Ит (тавык/күркә) 439 сум (2 кг) / 269 сум (410 г) 507 сум (1,42 кг) / 284 сум (400 г) 450 сум (2,5 кг) / 290 сум (410 г) 384 сум (2,4 кг) /269 сум (410 г)
Йомырка 137 сум (600 г) 152 сум (650 г) 150 сум (749 г) 130 сум (600 г)
Үсемлек мае 110 сум/л 155 сум / л 120 сум /л 100 сум / л
Сөт 64 сум (930 мл) 78 сум (900 мл) 72 сум (930 г) 70 сум (930 мл)
Сөт ризыклары (каймак/сыр/

кефир)

46 сум (220 г) / 170 сум (200 г) / 35 сум (430 мл) 99 сум (200 г) /247 сум (200 г) / 94 сум/ л 56 сум (250 г) /200 сум (200 г) / 33 сум (430 г) 46 сум (220 г) / 230 сум (200 г) / 35 сум (430 мл)
Чәй (пакетлы) 100 сум (50 г) 155 сум (50 г) 106 сум (50 г) 95 сум (50 г)
Тоз 74 сум (550 г) 77 сум (500 г) 68 сум (500 г) 72 сум (550 г)
Ярма (дөге/карабо-

дай)

 120 сум (800 г) / 124 сум (800 г) 155 сум (800 г)/ 155 сум (800 г) 100 сум (800 г) / 140 сум (800 г)  120 сум (800 г) / 124 сум (800 г)
Җиләк-җимеш (алма/банан)  144 сум (1,2 кг)/ 168 сум (1,2 кг) 165 сум (940 г) / 174 сум (1,1 кг) 120 сум/ кг / 170 сум/ кг 100 сум /кг /140 сум/кг
Нәтиҗә 2909 сум 4084 сум 3084 сум 2927 сум

 


Фикер өстәү