Илдар КЫЯМОВ: «Кемдер – балыкка, кемдер – ауга, ә мин архивка барырга яратам»

Журналистлардан гына торган гаиләдә иң җиңеле һәм авыры нәрсә? Журналист тарихчы була аламы? Телеэфир вакытында нинди кызыклы хәлләргә юлыкканы бар? Танылган журналист, алып баручы Илдар Кыямов белән әңгәмәбез шул хакта.

Журналистикадан тыш, Казан консерваториясенең вокал бүлеген тәмамлагансыз. Төп һөнәрегез итеп журналистиканы сайлавыгызның сәбәбе нинди иде, Илдар абый?

– Балачактан ук район газетасында шигырьләрем басыла иде. Аннан соң классташлар белән булган хәлләр турында мәкаләләр дә язып карарга тәкъдим иттеләр. Соңрак «Ялкын», «Яшь ленинчы»га да язгаладым, ләкин язганнарым аларга үтми иде. Шулай итеп, шигырьләрне икенче планга куеп тордым, журналистика белән мавыгып киттем.

1988 елны журналистика бүлегенә укырга кердем, биш елдан соң кызыл диплом белән тәмамладым. Университетта укыган елларда Ирнис абый Рәхимуллин хорына йөрдем. Нәкъ менә анда җырга мәхәббәт туды. Шулай итеп, беренче белемемне алганнан соң, мин консерваториянең көндезге уку бүлегенә керергә булдым. Җырчы булмадым, чөнки моның кайбер кыенлыклары бар. Әйтик, көндәшлек көчле, күп акча һәм продюсер кирәк… Шуңа күрә мин алып баручы буларак танылып киттем. Әмма мин хәзер дә алтышар сәгатьлек банкетларда җырлыйм. Тавышым куелмаган булса, моны болай гына эшли алмас идем.

– Телевидениегә килүегезгә егерме елдан артты. Ниләр үзгәрде?

– Мине телевидение дөньясына иң башта Миләүшә Сибгатуллина чакырды. Ул чакта «Таң җилләре аша» исемле котлаулар һәм рәхмәт хатларын укый торган тапшыру алып бара иде ул. 2002 елда өр-яңа канал ачылды, ул иртәнге дирекциядә эшли башлады һәм мине дә чакырып алды.

Нәрсә үзгәрде, дигәннән… Иң башта тапшыруның исеме үзгәрде. Иртәнге дүрттән торып, алтыда туры эфирга чыгып эшли идек. Аның сәламәтлеккә дә шактый зыяны булгандыр. Миләүшә белән озак еллар бергә алып баручы булып эшләдек, тапшыруыбызны бик яраталар иде. Ул – яхшы белгеч, күп нәрсәне мин Миләүшәдән өйрәндем. 2012 елдан әлеге тапшыру алдан яздыру (запись) белән чыга башлады һәм исеме «Манзара»га үзгәртелде. Бу исемне дә Миләүшә уйлап чыгарды. Биредә төрле форматларны сынап карарга туры килде. Миңа калса, безнең тапшыруның тамашачысы гына үзгәрмәде: ул шундый ук таләпчән һәм милли эчтәлектәге контент сорый. Шуның өчен без һаман да милли кыйблабызны югалтмый эшлибез.

– Күпме телевизион тапшыру, эфир, проектлар…

– Башта мин алып баручы булдым, соңрак ярты ставкада эшләдем, аннан редактор вазыйфасын йөкләделәр. 2017 елда Миләүшә Сибгатуллина телевидениедән китте һәм аның урынына мин баш мөхәррир булып калдым. 2021 елда директор итеп билгеләгәннәр иде, ул вазыйфада да ун ай эшләп алдым. Менә шулай итеп төрле вазыйфалар башкарырга, төрле юнәлештә эшләп карарга туры килде. Берара «Татарлар» тапшыруын да алып барган идем. Эшебез җиңел түгел, әлбәттә. Әле бит болардан тыш та күптөрле проектлар алып барабыз. Менә әлеге вакытта «Манзара» тапшыруын яңарту процессы бара. Уңышның сере нидә, дигәннән… Без бервакытта да мин-минлеккә бирелмәдек, телгә тугры калдык. «Манзара» тапшыруында һәрвакыт телгә игътибар бик зур булды.

Эшкә ничәдә киләсез һәм өйгә ничәдә кайтасыз?

Безнең сигез сәгатьлек эш көне, аңа үз вакытында килергә тырышабыз. Ләкин мин журналистны, эшен тәмамлагач та, бәйләп куеп утыртуны аңламыйм. Без төрмәдә түгел, без бит – иҗат кешесе. Аннан заман да үзгәрде:  эшләрне читтән торып та башкара алабыз. Үз эшеңә җаваплы карамасаң, сыйфат та булмый.

– Эфир барышында кызык хәлләр дә булгалыйдыр?

– Андый хәлләр шактый күп булды. Бервакыт шарлар белән билетлар уйната идек. Яныбызда мәгариф министры утыра. Лототрон ябылып бетмәгән булган, шарлар идәнгә чәчелде. Ә без бит туры эфирда утырабыз. Министр, пышылдап: «Миңа сорау бирегез», – ди, ассистентлар һәм режиссер ярдәмчеләре идәндәге шарны чүплиләр, режиссер икенче планны күрсәтеп тора, ә без исә сорау бирәбез. Менә шулай итеп бу хәлдән чыккан идек.

Тагын бер вакыйга Фәнис Җиһанша интервью биргәндә булды. Көлә башлады бу. Туктый гына алмый бит! Ул өзек хәзер дә социаль челтәрләрдә йөри әле, халык та бу эфир турында шактый сөйләде.

– Урамда таныйлармы?

– Әбиләр дә, ир-атлар да, яшьләр дә еш таный. Бик күңелле инде ул. Яшьләр гадәттә киләләр дә: «Дәү әни сезне бик яратып карый», – диләр. Фотога төшәргә теләүчеләр дә очрый. Бервакыт бәйрәм алып барган вакытта бер ханым: «Без сезне карап үстек», – диде. Автобуста очратсалар: «Таныйсыңмы мине?» – диләр. Мин танымасам, үзләре сөйләп аңлата башлыйлар. Шундый вакытка минем Фәйрүзә әбинең әзер фразасы бар. Хәтере беткәч, олыгайгач: «Таныйсыңмы?» – дип сорыйлар икән. Әби: «Төсмерләвен төсмерлим дә, тик танып бетерә алмыйм», – дип әйтә икән. Хәзер мин дә аның сүзен алдым, шулай итеп кеше үзе кайда очрашканны әйтеп сала. Беркөнне кем беләндер әйткәләшеп чыкканнан соң, автобуста бер әби: «Илдар әфәнде, ә нишләп сез үз машинагыз белән йөрмисез?» – дигәнрәк сорау бирде. «Мин үземнең халкыма якынрак булырга телим», – дигән идем, «Ой, әйбәт әйттегез», – дип китеп барды. Танулары күңелле, әлбәттә. Әмма кайвакыт күңелсез дә була. Мәсәлән, мунчада таныйлар. Кызынып утырасың, берәрсе килеп керә дә: «Таныдыгызмы бу кешене?» – дип кереп җитәләр.

– Журналистлардан гына торган гаиләдә иң авыры нәрсә?

– Хатыным Мөршидә белән яшь вакыттан бергә эшләдек. Ул – барлык журналист баскычларын үтеп чыккан кеше. Кавышкач, бер-беребезне аңлап яшәдек. Аннан улыбыз Идел, актер булса да, читтән торып укып, безгә килеп кушылды. Хәзер инде Ихтыяр да шушы юнәлештә белем ала. Бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз, ярдәм итәбез. Гаиләбезнең социаль челтәрдә үз төркеме бар, анда гел язышып торабыз: мондый контент кирәк, бу сүзнең синонимы ничек, шундый сорау бар… Гадәттә мин яшьләрдән техник якны сорыйм, алар исә телгә бәйле сорауларын бирә.

Журналист һөнәре белән тормыш алып бару мөмкинме?

– Хәзерге көндә беркемгә дә җиңел түгел. Һөнәрең булу мөһим. Башка юнәлештә укып, журналистикага килгән кешеләр дә бар. Начар яшибез дип уйламыйм, чөнки хезмәт хакы түләнә, күбрәк эшләсәң, акчасын да яхшырак аласың. Тырышлык һәм иҗтиһад кирәк. Идел улым минем юлдан китте. Ул журналист кына түгел, алып баручы булып та эшли. Шуңа күрә үзен тәэмин итә алыр дип уйлыйм. Ихтыяр «Татар сүзе» конкурсында җиңү яулады, ул да нәфис сүздән ерак түгел. Әниләре исә – чын журналист, ләкин ул да югалып кала торганнардан түгел. Акчаны аны ничек тә табарга була. «Журналистны аяклары ашата» дигән сүз дә бар, шуңа күрә тырышып эшләргә кирәк.

– Оныгыгыз сезгә кем дип дәшә?

– Оныгым Ихсан миңа «бабай» ди. Баштарак «баба» дип дәшә иде, хәзер исә тутырып әйтә. Без аның белән бик дус. Шөкер, бик тере бала.

– «Җырларымда – җирсүем» җыентыгыгызга «иптәш» көтелмиме?

– Әлеге шигырь китабын миңа илле яшьлегемә, иганәче табып, тормыш иптәшем Мөршидә белән улым Идел чыгарды. Ул миңа сюрприз булды.

Шигырьләрне язудан туктаганым юк, аларны күптәннән язам. Бер повесть чыгарасым килә. Хикәя һәм парчаларны да күптәннән язам. Афоризмнарым да шактый җыелды. Менә шуларны туплап, проза китабын чыгарсам, әйбәт булыр иде.

– Туган авылыгыз тарихы турында китап язып, аны мәңгеләштердегез. Киләчәктә күңелегездәге «тарихчы»ның башка авыллар турында язу теләге юкмы?

– Ул китабым 2017 елда басылып чыкты. Аңарчы әле Чирмешән районының Әмир авылы турында язган идем. 912 битлек булды ул. Хәзер исә Мөршидәнең Яшел Үзән районы Олы Шырдан авылы тарихын өйрәнәбез. Вакыт булганда архивларга йөрим, кешеләрдән истәлекләр язып алам.

Башка авыллар турында да еш сорыйлар, әмма минем заказга эшлисем килми. Өстән-өстән генә яза алмыйм. Шундый кешеләр дә бар: заказын, акчасын ала да, моннан-тегеннән материал караштырып,  бер кешедән сораша, архивтан нәрсәдер таба да китап итеп бастырып бирә. Мин алай эшли алмыйм, намусым кушмый. Бер авыл турында язу дүрт-биш ел вакытны ала.

Аннан соң архивка бер кергән кешене аннан тиз генә чыгарып булмый. Бик комарлы эш ул. Азарт уяна: гел яңа мәгълүмат аласы, эшлисе килә башлый. Кемдер – балыкка, кемдер ауга йөри бит, ә мин архивка барырга яратам. Шаһинур Мостафин дигән оста язучы архивка баруны матур кыз белән күрешергә баруга тиңли иде. Чыннан да, бирегә син бик дулкынланып, әзерләнеп барасың. Шуңа күрә яшь язучы, журналистларга тәкъдимем  шул:  яшьтән үк үз авылларыгыз һәм районнарыгыз турында ишеткән-күргәннәрегезне язып барыгыз, чөнки ул мәгълүмат югалырга мөмкин.

Әңгәмәдәш – Гөлназ ӘХМӘДИЕВА


Фикер өстәү