Татарстан 2021 елда инфляция күрсәткече буенча илдә алдынгылыкка чыккан

Республикада азык-төлек бәясе нык арткан.

2021 елда Татарстанда инфляция күрсәткече 8,66 процент тәшкил иткән. Тулаем Россия буенча әлеге сан – 8,37. Идел буе федераль округында – 8,61процент. Бу хакта Россия Банкының республикадагы бүлегеннән белдерелгән. Татарстанда азык-төлек нык кыйммәтләнгән. Бер ел эчендә – 10,99 процентка.

Банк бүлегендә билгеләп үтелгәнчә, декабрь аенда төбәктә инфляциянең кимүе күзәтелгән. Ноябрь аенда ул 2020 елның шул ук аендагыга караганда 8,78 процентка югарырак булган. Ел азагына азык-төлек бәяләре үсү ноябрь аендагы (11,6 процентка җиткән булган) белән чагыштырганда кимегән.


Фикер өстәү