Министр Марат Садыйков: «Урыннар күп әзерләдек, барысының да кирәге чыкмас…»

Күп кенә илләрдә коронавирус белән авыручылар өчен кыр госпитальләре ачыла. Бу эштә стадионнарны файдаланучылар да бар. Безнең республикада хасталарны сәламәтлек саклау оешмаларында гына дәвалаячаклар. Коронавирус буенча яңалыкларны Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков җиткерде.

– Без моңа алдан әзерләнә башладык, читтә госпитальләр булмаячак. Андый сырхаулар өчен махсус шартлар кирәк. Ятак урыннарының 70 процентка якыны ясалма кислород аппараты белән тәэмин ителергә тиеш. Дәвалау оешмаларында үзгәрешләр кертәбез, аларны җиһазлыйбыз, – ди министр. Татарстанда бу җәһәттән 26 дәвалау оешмасында 3049 ятак әзерләнгән. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы билгеләгән нормативлардан артыграк. “Аларның барысының да кирәге чыкмас дип өметләнәбез”, – ди Марат Садыйков. Бүгенге көндә 12 госпитальдә 1 меңнән артык ятак оештырылган.
Бүген республикада Covid-19 чиреннән 90 кеше дәвалана, бишесенең хәле авыр дип билгеләнә. 17к еше савыккан, 58е хастаханәдә ята, 32 сырхау өендә дәвалана. Коронавирустан өендә дәвалана икән, дигән фикер ничектер сагайта. Нишләп алар стационарда түгел? “Дәваланырга мөмкинлекләре бар икән, өйдә дәвалануга каршы килмибез. Табиблар күзәтендә алар. Хәлләре авырлашса, шунда ук хастаханәгә салабыз”, – ди министр. Чит илләрдән кайтучыларның һәркайсы медицина тикшеренүе уза. Алар ике атна карантиннан соң, исәптән төшерелә.
Чирне тест-система аша ачыклыйлар. Россиядә иммунитетның коронавируска каршы торучанлыгын белү өчен Новосибирск үзәге эшләнмәсе файдаланыла. Апрель азагына кадәр анализ алуның яңа алымы кулланылышка керергә тиеш. Иммунитетның коронавируска ничек каршы торуын кан плазмасы аша тикшерәчәкләр. Антитәнчекләр күп күләмдә табыла икән, димәк, кеше коронавирус белән авырырга өлгергән инде. Чир ияртеп тә, авыру билгеләре беленмәгән булырга да мөмкин.
Коронавирус буенча эпидемиологик вазгыять начар саналган чит илләрдән кайтучылар өчен республиканың җиде оешмасында меңнән артык ятак әзерләнгән. Болар – савыктыру лагерьлары, кунакханәләр, санаторийлар. Туристлар анда медицина күзәтүе уза. 16 апрельдә Татарстан аэропорты аша махсус рейсларда 115 кеше Таиландтан кайтачак. Ул туристларның байтагы Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр, Татарстан кешеләре дә бар. Кайберсе Уфага очачак, калганнары Ливадия” санаториенә ике атнага карантинга озатыла. “Коронавирус пандемиясе кызган чакта ял итәргә китеп баручылар үз сәламәтлегенә дә, башкаларныкына да куркыныч янавын аңлап бетерми, күрәсең”, – ди Марат Садыйков. “Ливадия” санаториендә алар өчен 200 ятак әзерләгән. Туристлар санаторий хезмәткәрләре каравында яши. Белгечләр анализ алырга дәвалау оешмаларыннан килеп йөриячәк.

Бүген дәвалау оешмаларына эләгү җиңел түгел. Шул исәптән йөкле хатын-кызларга да. Бәби табарга җыенучыларны нигездә хатын-кыз консультациясе белгечләре карый. Йөклелек буенча җитди авырулар килеп чыкса, зур шәһәрләрдәге перинаталь үзәкләргә җибәрәләр. Аның өчен башта үзләрендә яхшылап тикшеренү үтәргә тиешләр. Белгечләр перинаталь үзәкләргә җибәргәнче, булачак анадан ОРВИ билгеләре юкмы, соңгы араларда чит илләрдә яки Мәскәү, Санкт-Петербург калаларында булмаганмы, авырулар белән контактта яшәмәгәнме икәнен сораша. Авырган очракта башта дәвалану чараларын күрәләр. Дәвалау оешмаларында планлы рәвештә авыруларны кабул итмиләр. Министр әйтүенчә, йөрәгенә яки башка әгъзасына операция апрель аенда билгеләнгән булса һәм кешегә аны ясату ашыгыч кирәк икән, бу хезмәт башкарыла. Кешенең хәленә карыйлар.

Коронавирус белән бөтендөньяда медицина хезмәткәрләре дә авырый. Татарстанда да шундый өч очрак ачыкланган. Берсе – Биектау районында. Үзәк хастаханә табибы чирне кызыннан иярткән. Ул Чехиядә ял итеп кайткан, ләкин карантин чарасы күрелмәгән. Табиб хәзер госпитальдә дәвалана. Хезмәттәшләре тикшеренү узган, шөкер, алар – сау-сәламәт.

Марат Садыйков фикеренчә, Татарстан табиблары беренче тәҗрибәне 23 февральдә үк ала башлады. Ул көнне япон лайнерыннан 8 туристны Казандагы йогышлы авырулар клиник хастаханәсенә урнаштырдылар. Коронавирус белән авырсалар да, берсендә дә, пневмония килеп чыкмаган. Ике атна карантиннан һәм дәваланудан соң, өйләренә кайтып киткәннәр. Районнарда пневмония белән авыру очрагы булганда, хастаны Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Чистай шәһәрләрендәге дәвалау оешмаларына җибәрәләр. Чөнки кытай вирусыннан тыш, башка җитди авырулары да баш калкыта һәм чир катлаулана. Пневмония белән авыручылар быел узган еллардагыга караганда күбрәк, ләкин үлем-җитем элеккечә икән. Авыруларның күплеген шуның белән дә аңлатыла: башка елларда авырудан үз белдеге белән дәваланып, чирне аяк өсте үткәрүчеләр дә булырга мөмкин. Хәзер аз гына шик уянса да, кеше үзе дәвалау оешмасына килү ягын карый.
Авырып савыккан кешегә табиблар бернинди дә махсус белешмә биреп чыгармый. “Ике төрле анализ тапшырып, тулысынча савыккан икәнне белгәч кенә өйгә чыгарабыз. Бернинди белешмә дә кирәкми. Тыныч кына эшләсеннәр, яшәсеннәр, – ди министр. – Савыккач, кире авыру ияртү очрагы юк”.

Фәния Арсланова

Сан: Татарстанда узган тәүлек эчендә коронавирус белән авыру очрагы теркәлмәгән. Россиядә Covid-19 белән барлыгы 24490 кеше авырый, 3388енә диагноз кичә генә куелган. Кытайның яңа вирусыннан авыручы 1 986 кеше савыккан. Үлем-җитемнәр саны – 198га җиткән, 28е үткән тәүлектә булган.


Фикер өстәү