Министр Марат Садыйков: «Көзге чорда барысына да әзер булырга кирәк!»

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковка республика халкының сораулары күп җыелган. Ул аларга онлайн җавап бирде. Сорауларның байтагы ковид-19га бәйле иде. Министр Казанда ачылган Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсенең яңа корпусының әһәмияте турында да сөйләде. Бу уңайдан, ковид беткән очракта нәрсәгә кирәк ул, ятак урыннар буш тормасмы, әллә яңа вирус көтеләме, дип борчылучылар бар. 

Коронавирус сабак булды

– Яңа коронавирус инфекциясен җиңдек дип әйткән очракта да, ул юкка чыкмаячак, безнең белән калачак, – ди Марат Садыйков. – Моңа кадәр дә вируслар булды һәм алар беркая да китмәде. Үткән елларда атипик пневмония, дуңгыз гриппы белән очраштык. Йогышлы авырулар хастаханәсе киләчәктә үз эшен башкарачак. Анда коронавирустан гына түгел, гадәти грипптан, эчәк инфекциясеннән һәм башка йогышлы чирләрдән дә дәвалаячаклар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов февраль аенда, Казан ковид белән авыручы беренче сырхауларны кабул итә башлаган көннәрдә үк яңа корпус төзү карарын чыгарган иде. Аны йөз көн эчендә төзеп бетерергә дигән фәрман да булды. «Төзүчеләр өчәр смена эшләде, Президент һәрвакыт контрольдә тотты. Яңа хастаханә бинасы барлык санитария таләпләренә туры килә, компьютер томографиясе, үпкәгә ясалма сулыш алдыру аппаратлары белән җиһазланган», – диде министр яңа ачылган бина хакында. Быелдан республика хастаханәләрендә капиталь төзекләндерү эшләре башланды. Ихтыяҗ булганда аларга да йогышлы авырулар урнаштырылачак. Министр фикеренчә, коронавирус безгә төрле яктан сабак булды һәм ул юнәлештә алдан кайгыртучанлык күрергә өйрәтте.

Халыкның өчтән бере авырырга өлгергән

Роспотребнадзор тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча, Татарстан халкының өчтән бере коронавирус белән авырырга өлгергән инде. 2,8 мең кеше тикшеренү үткән һәм 31,5 процент кешедә чир билгеләре табылган. Якын арада антитәнчекләргә тест тикшеренүләре күбрәк үткәрелә башлаячак. Яңа таҗвирус белән авыручылар саны кими, икенче дулкын булырга да, булмаска да мөмкин. Тик көзге чорда тирән тын юллары вируслы чирләре белән авыручылар елдагыча артачак. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы фаразлавынча, бу сезонда гадәти гриппның А һәм В штаммы көтелә. Соңгы елларда аңа каршы вакцинация ясалмаган.

– ОРВИ, грипп башланса, бүтән вируслар килеп кушылса, шул ук вакытта коронавирус та безнең белән булуын истә тотсак, көзге чорда барысына да әзер булырга кирәк, – дип кисәтә республиканың баш табибы.

Гадәти гриппка каршы прививка ясауга август азагында керешәчәкләр. Ул яшәү урыны буенча сырхауханәләрдә бушлай ясалачак. Белгечләр беренче чиратта чир ияртү куркынычы булган төркемдәге кешеләрне чакырачак. Ә ковидтан экспресс-диагностика тестлары дәүләт лабораторияләрендә дә, хосусый клиникаларда да үткәрелә. Аның белән авырганмы, юкмы икәнне күрсәтүче антитәнчекләргә анализны Казандагы 7 нче шәһәр һәм Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәләрендә дә тапшырырга мөмкин булачак.

Халыкны һаман да вируслы пневмония белән авыручыларның ни сәбәпле күп булуы кызыксындыра.

– Ковид китереп чыгарган пневмониядән өзлегү очракларын тикшерә башлагач, байтак кына кешенең үткән елларда тикшеренү узмавын, медицина оешмаларына бармыйча, чирне аяк өсте үткәрүен белдек. Сырхау белгечкә күренмәгән икән, димәк, ул хакта статистика да юк, – ди министр.

Быелгы вазгыятьтә рентген, компьютерлы томография тикшеренүләре дә артты һәм пневмония табылу очраклары да бермә-бер күбәйде. Бу, әлбәттә, коронавируска да бәйле, аннан өзлегү аркасында, чир пневмониягә әйләнә. Министр сәламәтлек саклау тармагындагы соңгы еллардагы үзгәрешләр хакында да әйтеп узды. Иң әүвәл башлангыч звеноны төзекләндерделәр. Ун ел эчендә 1,6 мең фельдшер-акушерлык пункты яңартылган. 507 медпункт яңадан төзелгән, 129 сырхауханә төзекләндерелгән. Санавиация өчен вертолет сатып алу, «ашыгыч медицина ярдәме» станциясе паркындагы автомобильләрне яңарту да,  урыннарга тизрәк барып җитеп, кеше гомерен саклап калу максатын күздә тота.

Килешү төзеп, укучыларны мәҗбүри эшләтәләр

Сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар белән тәэмин ителеш һаман да авырткан җир булып кала. Шул ук вакытта медицина уку йортларында максатчан программалар буенча укучыларның кайберләре, диплом алгач, тиешле урынга эшкә китми, бүтән тармакта эшли башлый. Әйтик, сәүдә өлкәсенә китәләр, тырнак ясыйлар, тәм-том пешерәләр… Марат Садыйков та мондый проблема булуын яшерми, аның әйтүенчә, моңа нокта куелырга мөмкин. 2019 елда федераль дәрәҗәдә карар кабул ителгән. Билгеле бер оешма белән контракт төзеп, укырга керүчеләр, диплом алып чыккач, шунда 3 ел эшләргә тиеш. Килешүне бозучылар дәүләт оешмасында уку дәверендә тотылган чыгымнарны кире кайтарып бирәчәк. Белгечләрне авыл җирләренә эшкә җәлеп итү буенча «Авыл табибы», «Авыл фельдшеры» федераль программалары гамәлдә һәм быел алар буенча бер мәртәбә бирелә торган акча күләме артты. Салага эшкә китүче табиблар – 1,5 миллион, фельдшерлар 750 мең сум ала. Программа эшли башлаганнан бирле 600дән артык яшь белгеч авыл җиренә эшкә кайткан. Быел 95 табиб һәм 28 фельдшер килешү төзегән.

Ковидлы авыруларны дәвалаучы белгечләргә өстәмә түләү ике федераль карар буенча башкарыла. Аның берсе ел азагына кадәр түләүне күздә тота, икенчесе август азагына кадәр исәпләнгән. Тагын бер яңалык: хастаханәләр бер ай эчендә элеккечә эшли башлаячак һәм сырхауларны планлы рәвештә салачаклар. Онлайн сөйләшү вакытында  министрга шәхси сорау да килде. «7 нче хастаханәдә эшләү яхшыракмы, әллә министрлыктамы?» дигән сорауга Марат Садыйков клиникада сырхаулар белән эшләү күпкә кызыграк булуын әйтте. Пандемия чорында күмәк рәвештә эш башкарган барлык табибларга, волонтерларга, эшкуарларга рәхмәтен җиткерде.

Фәния Арсланова     


Фикер өстәү