Чистай 50 миллион сум грант откан

“Иң яхшы муниципаль практика” Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләр билгеле. 2021 ел йомгаклары буенча Чистай шәһәре “Муниципаль берәмлектә яшәүчеләр белән нәтиҗәле “кире элемтә” номинациясендә беренче урынга чыккан. Аңа ел азагына кадәр грант биреләчәк.

Шәһәрләр һәм муниципаль округлар, шулай ук авыл җирлекләре арасында “Иң яхшы муниципаль практика” Бөтенроссия бәйгесе инде менә 2017 елдан бирле үткәрелеп килә. 2021 елда конкурсның приз фонды 1 миллиард сум тәшкил иткән. Татарстан бәйгенең гамәлгә куелу вакытыннан бирле үк анда катнашып килә. Республика Икътисад министрлыгы конкурска заявкалар әзерләү эшендә ярдәм иткән.
Чистай районы башкарма комитетыннан хәбәр ителгәнчә, район халкы белән социаль челтәрләр аша актив эшләү нәтиҗәсендә бәйгедә җиңүгә ирешелгән. Район хакимияте башлыгы, башкарма комитет җитәкчесе социаль челтәрләрдә теркәлеп, халыкны борчыган сорауларга актив төстә җавап бирә. Моннан тыш шәһәрдә халык белән аралашуның башка механизмнары да уңышлы эшләп килә. Болар – гражданнарны кабул итү, “Халык контроле”, “Инцидент-менеджмент” системалары. Район халкы стратегик сессияләрдә, гражданнар җыеннарында, җыелышлар, конференцияләр, сораштыруларда бик теләп катнаша.

“Быел конкурста җиңү, һичшиксез, район территориясендә муниципаль практикаларны үстерүгә, алга таба камилләшүгә этәргеч бирәчәк. Чистай районы җитәкчелеге халык белән актив төстә эшли. Территориаль иҗтимагый үзидарә, грантларда катнашып, шәһәр тормышында зур роль уйный. 2017 елдан бирле алар 6,4 миллион сумнан артыграк грант откан. Акчаның барысы да микрорайонны төзекләндерүгә тотылган”, – ди Татарстан икътисад министры урынбасары Равил Сираҗиев.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, бәйгедә җиңүчеләр ел азагына кадәр акчалата грантларга ия булачак. Җиңүчеләр 10 декабрь көнне Бөтенроссия муниципаль үзидарәне үстерү ассоциациясе съездында бүләкләнәчәк.


Фикер өстәү