«Бәллүр каләм» XXVI  бәйгесе җиңүчеләре һәм гран-при иясе билгеле булды (ВИДЕО)

 Татарстан Республикасы журналистика һәм массмедиа өлкәсенең «Бәллүр каләм» XXVI  бәйгесендә җиңүчеләр билгеле.

«Ел медиаперсонасы» номинациясендә: Шадриков Александр Валерьевич (Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры).

«Журналистикага тугрылык» номинациясендә: Нуриев Вакыйф Вәкил улы («Казан утлары» журналы), Хәсәнова Рузилә Рифкать кызы («Актаныш-информ» мәгълүмат үзәге).

«Мультимедиалы редакция» номинациясендә: «Ватаным Татарстан» газетасы, «Татарстан-24» телеканалы.

«Иң яхшы район (шәһәр) редакциясе» номинациясендә: «Шәһри Казан-Язмыш» газетасы, «Сарман» газетасы.

«Һөнәрендә иң яхшысы» номинациясендә: Дәүләтшин Зөфәр Вахит улы («Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе), Мөбарәкшина Зилә Нияз кызы («Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы).

 «Ел фоторепортеры» номинациясендә: Захаров Михаил Юрьевич, («Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы).

«Ел телеоператоры» номинациясендә: Ключников Андрей Валентинович,  («Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе).

«Нәтиҗәле матбугат хезмәте» номинациясендә: Түбән Кама муниципаль районы матбугат хезмәте.

«Популяр блогер» номинациясендә: Габидуллин Илназ Ихсан улы, Мәһдиева Алия Рөстәм кызы.

«Туган тел» номинациясендә: Мусин Фәнил Зөлкафир улы (Мари Эл Республикасының «Якташлар» газетасы).

Махсус номинация – «Татарстан Республикасында илкүләм проектларны яктырту буенча иң яхшы массакүләм мәгълүмат чарасы редакциясе»: «Дружба» газетасы (Нурлат районы), «Авангард» газетасы (Тәтеш районы).

Махсус номинация – «Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елын иң яхшы яктырту»: «Комсомольская правда» газетасы, «Республика Татарстан» газетасы.

Махсус номинация – «Россия халыкларының мәдәни мирасы елын иң яхшы яктырту»: «Болгар радиосы», «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе.

Гран-при:

Латышев Александр Николаевич, «Республика Татарстан» газетасының баш мөхәррире.

Видео: Лиана Мәрданова


Фикер өстәү