Татар телендәге иң яхшы интернет проектларга «Тамга» премиясе тапшырылды: бүләкләнүчеләр арасында «ВТ» да бар

Интернетта татар телендә алып барыла торган иң яхшы проектларга «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Тамга» премиясе тапшырылды.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков Интернетта татарча контент алып баручылар фестивален үткәрү хыялы булуын әйтте.

Татарстан Президенты карамагындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов фестиваль үткәрү фикерен хуплады. «Зур, матур, саллы, әҗере дә була торган форматта эшләргә кирәк. Блогерларның һәрберсе язылучыларның күңеленә керү юлын тапкан. Шул кадәр милли җанлы кешеләр бар икән, милләтнең, телнең киләчәге бар», –  диде ул.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев: «Киләчәктә дә татар мохитен, татар телен үстерик», – диде.

«Тамга» сыннарын тапшыру тантанасы Милли китапханәнең «Моң» театраль мәйданында узды. Җиңүчеләрне өч номинациядә бүләкләнде.

«Татарча Ютуб канал» номинациясе җиңүчеләре:

Блогер Фагыйлә Шакирова
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы
Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры
«Ялкын журналы редакциясе
«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары редакциясе
«Идел» журналы редакциясе

«Инстаграмда милли аккаунт» номинациясендә җиңүчеләр:

Рәфис Атаказ
«Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе
«Tatnews.tatar» порталы
Илназ Габидуллин
Ринат Галиәхмәтов
Булат Бәйрәмов, Ләйсән Гыймаева
Василий Иванов
Ләйсән Хаматдинова
Айдар Габидуллин
«Шәһри Казан» газетасы редакциясе
Татарстанның Милли китапханәсе

«Татарлар ТикТокта» номинациясендә җиңүчеләр:

«Татар ядкарьләре» сәхифәсе
Илнар Идрисов
Олеся Дмитриева


Фикер өстәү