Фәрит Мөхәммәтшин журналистларның яңа проектлары белән танышты

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында булды. Биредә ул журналистларның яңа проектлары белән танышты.

Дәүләт Советы Рәисе агентлык башлыгы Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков белән Татарстан китап нәшриятының «Әдәби кафе»сы, Казанда ачылган дүртенче кибете белән танышты. Биредә төрле жанрларда 700ләп китап тәкъдим ителгән.

Агентлык фойесында «Ватаным Татарстан» һәм «Республика Татарстан» газеталарының республикада яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәренә багышланган махсус чыгарылышларыннан күргәзмә оештырылган иде. Биредә тарих, мәдәният, традицияләр, милли аш-су, милли кием-салым, Татарстаннан чыккан күренекле милләт вәкилләре турында мәгълүматлар урын алган. Әлеге кушымталарның уникальлеге шунда: алар теге яки бу халыкның традицияләре, гореф-гадәтләре турында милли телдә сөйли. Язмаларның татар һәм рус телләренә тәрҗемәсе дә бирелгән.

– Бу проект, «Татмедиа» ярдәмендә, Татарстан халыклары ассамблеясы белән берлектә тормышка ашырылды. Кушымтаны әзерләгәндә Мари Иле һәм Мордовия Республикаларыннан коллегаларыбыз да ярдәм итте. Әмма проект моның белән генә тәмамланмый, без аны «Күрше хакы» исеме белән татар телендә дәвам иттерәчәкбез, – диде «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова.

«Республика Татарстан» газетасы баш мөхәррире Александр Латышев әйтүенчә, проектны укучылар бик яратып кабул иткән.

«Шәһри Казан» һәм «Казанские ведомости» газеталары да үзләренең форматларын яңарткан. Басмаларның баш мөхәррирләре  яңа проектлары турында сөйләде.

Моннан тыш Фәрит Мөхәммәтшин «Миллиард татар» сайтында посткроссинг (дөньяның төрле почмакларында яшәүчеләр белән открытка алышу) проектында катнашты. Сайтта Җир шарында теләсә кемгә татар телендә открытка җибәрү мөмкинлеге бирүче сәхифә булдырылган. «Хатлар йорты» проекты авторлары бу идеяне Европа һәм Төньяк Америкадан «күчереп» алган.

Фәрит Мөхәммәтшин Башкортстанның Уфа шәһәреннән Айдар Муллануровка һәм Татарстанның атказанган артисты, җырчы Фирдүс Тямаевка сәламләү сүзләре, җылы теләкләре урын алган открыткалар юллады. Аларны компьютер сайлап алды.

Дәүләт Советы Рәисе «Тәртип» һәм «Китап» радиопроектлары белән дә таныштырылды. «Милли радионың бурычы – милли моң-көйләрне, халык җырларын, туган телнең матурлыгын һәм байлыгын, татар халкының мәдәни, әдәби мирасын киләчәк буыннарга тапшыру», – диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин агентлыкка визиты барышында «Уникенче кат» проекты кунагына да әйләнде: «Татар-информ» агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билалов белән әңгәмәләште. Анда ул, парламентның язгы сессиясенә йомгак ясап, быел беренче яртыеллыкта депутатлар кабул иткән мөһим законнар һәм карарлар турында сөйләде.

 


Фикер өстәү