Чәч коелу: сәбәбе һәм моны ничек дәваларга?

Ковид белән чирләп, хастаханәдә ятып чыкканнан соң, бер танышым чәче бик нык коелудан зарланды. Чыннан да, шактый олы яшьтә дә бөдрәләнеп кабарып торган куе чәче юп-юка булып калган иде. Ә тагын берсе ковидны җиңел кичерде, шуннан соң аяк битендә һәм тубык тирәсендә вак кына кызыл төерчекләр барлыкка килде. Алар ярты елдан артык һаман бетми, сипкел кебек коңгырт төскә генә керделәр. Авырудан соң тернәкләнү чорында чәч коелу еш күзәтеләме, тиредә нинди үзгәрешләр була?

Бу һәм башка сорауларга җавапны югары категорияле табиб-дерматолог Нурислам Гайфуллин белән эзлибез.

– Тире авырулары турында әйткәндә, без инде аңлый башладык: коронавирус кызыл тимгелләр, бүре уы (крапивница), куыкчыклар рәвешендә тиредә чагылыш таба торган күп чирләрнең баш калкытуына китерә. Мәсәлән, нерв күзәнәкләрендә моңарчы йоклап яткан герпес төркеме вируслары да уяна. Ковидтан соң герпес белән мөрәҗәгать итүчеләр күбәйде. Шунысы да бар: чабыру гадәттә була торган урыннарга гына түгел, теләсә кая килеп чыгарга һәм авыртулары да төрлечә булырга мөмкин.

– Чәч коелу да – шактый зур проблема бит. Ковидтан соң мондый хәл еш буламы? Коелуның сәбәбе билгелеме инде?

– Чәчне юганда яки тараганда, учма-учма коелу аркасында, кешенең кәефе бик нык кырылырга мөмкин. Күренергә килгәч, хәтта күз яшьләре белән елаучылар бар. Ә психиканың тотрыксызлыгы проблемаларны тагын да катлауландыра. Чәч коелу төрле кешедә төрле вакытта башлана. Кемдәдер ул, температура күтәрелү, күп дарулар эчү аркасында, ковид белән авырганда ук күзәтелергә мөмкин. Кайберәүләрнеке исә авырганнан соң берничә ай үткәч коела. Чәч коелуга бары тик коронавирус кына сәбәпче дип әйтеп булмый, җитдирәк чирләрнең теләсә кайсы яисә көчле стресс та моңа китерә ала.

– Коелган чәчләр урынына яңалары үсәчәкме соң? Сирәгәеп калу гына түгел, баш тиресендә пеләшләнгән урыннар да барлыкка килә, диләр бит әле…

– Кызганыч ки, бик тиз үсми шул. Чәчнең элекке хәленә кире кайтуы 6–9 айга сузыла. Коелу башлангач, чәч белгеченә – трихологка күренү мөһим. Табиб аның торышын бәяләр һәм дөрес дәвалау билгеләр. Пеләшләнгән урыннар булганда да, табибка мөмкин кадәр тизрәк барырга кирәк. Башта чәч бар чакта, дәваларга була әле. Чәч үсеше фазасын озайтырга мөмкинлек бирә торган заманча ысуллар бар хәзер. Гомумән, чәч коелганда гына түгел, баш тиресендә үзгәрешләр булганда, мәсәлән, сыткылар чыкканда, чәч бик тиз майлана яки кавыклый башлаганда, сәбәпсез кычытканда да трихологка мөрәҗәгать итү мәслихәт.

– Андый белгечкә барганда, ничек әзерләнергә икәнне дә аңлатсагыз иде.

– Әллә ни әзерләнәсе юк инде. Башны сак кына юарга мөмкин, ләкин табибка барасы көнне тарарга кирәкми. Шулай ук буярга да ярамый. Алдагы көнне исә көн дәвамында төшкән чәч бөртекләрен санап барырга киңәш итәр идем (коелу проблемасы булганда).

Коелмасын дип, кайберәүләрнең чәчләрен сирәгрәк юарга, тарамыйча йөрергә тырышканын беләм. Чәчне шулай саклап калып буламы?

– Трихологлар әйтүенчә, андый кешеләр ялгыша. Коронавирус инфекциясеннән соң телоген фазасында (коелу стадиясендә) булган чәчләр тизрәк өзелеп төшкән саен, алар урынына яңалары тизрәк үсеп чыгачак.

Чәчне яңарту буенча киңәшләр

* Аксымга бай ризыклар белән тукланыгыз. Аксымның үсемлекләрдәге, сөттәге, терлек итләрендәгесе – барысы да ярый. Шулай ук витаминнар, микроэлементлар, Омега-3 май кислоталары да бик кирәк. Болар кызыл балыкта, чикләвекләр, җитен, зәйтүн майларында, сыр, кузаклыларда һ.б. күп. Табиб белән киңәшеп, витаминнар комплексы эчеп алырга да ярый.

* Гадәттә чәч коелу стресс белән бергә бара, шуңа күрә тынычландыргыч чәйләр, җиңелрәк дарулар эчәргә мөмкин.

* Кыш көннәрендә исә, баш тиресе бик нык тирләсә, чәчне 1 литр суга 1 чәй кашыгы лимон согы яки 1 чәй кашыгы 9 процентлы серкә салынган эремә белән чайкату да файдалы.


Фикер өстәү