Мошенниклар прививка ясаткан өчен 5мең сум акча вәгъдә итә

Банклар COVID-15 инфекциясеннән прививкаларга бәйле мошенниклыкның яңа төрен ачыклаганнар.

Мошенниклар, кайбер категориядәге кешеләргә вакцинациянең мәҗбүрилеге турында игълан ителгәннән соң, янәсе, прививка ясатучыларга бүләккә акча күчерү турында белдерүләр тарата башлаган. Шул рәвешле алар кешенең картасындагы акчасын урлау өчен мәгълүматлар алырга маташа, дип яза РБК.
Мошенниклар социаль челтәрләргә, прививка ясаткан очракта, ВТБ клиентларына 5әр мең сум күләмендә бонус күчереләчәге турында белдерүләр урнаштырган. Белдерүләрдә нинди вакцина турында сүз баруы әйтелмәгән. Әмма шунысы хак: алар кайбер кешеләрнең коронавирус инфекциясеннән мәҗбүри төстә прививка ясату чорында барлыкка килгән.


Фикер өстәү