Рөстәм Миңнеханов: «Яшь әниләрнең  өйдә генә утыруы дөрес түгел»

«Һәр хатын-кыз ике-өч  бала тапсын иде». Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан  Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүче   нәфис затлар белән очрашуда әнә шулай диде.

Чара күңелле мизгелләрдән башланып китте. Президент башта үз хезмәтләренә тугры булган, тырышып эшләүче  туташ-ханымнарга  дәүләт  бүләкләре  тапшырды.

– Без инде ике ел  гади булмаган пандемия чорында яшибез. Күпләр яңа эш формалары тапты, кемнәрдер онлайнга күчте. Сез исә  – үз эшегездә, аны җаваплы башкарасыз. Һөнәри осталыгыгызны күрәбез, бәялибез. Матур, акыллы, уңышлы булудан тыш сез әле эшлекле дә,  – дип, Президент матур сүзләрне бер дә жәлләмәде.

Тантана өлешеннән соң сөйләшү табын янында дәвам итте. Истә калырлык җылы бер очрашу булды ул. Әлбәттә, җиңел генә түгел, җитди сорауларга да урын бар иде. Чара алдыннан Яшел Үзәндәге логистик үзәккә пресс-тур оештырылды. Анда «Озон» үзәгендә маркетплейс хезмәтенең ничек  тормышка ашырылуы белән таныштык. Белгечләр әйтүенчә, соңгы вакытта электрон сәүдә системасына теркәлүче эшмәкәр хатын-кызлар саны берничә тапкыр арткан. Соңгы вакытта, хатын-кызлар ирләре  алдыннан чабарга ярата, дигән сүзләрне ешрак ишетә башладык бит. Кызык, Президент эшмәкәрләргә, шулай ук  өйдә генә утыручы хатын-кызларга ничек карый икән?

–  Хәзер шартлар икенче.  Яшь әниләрнең өйдә генә утыруы дөрес түгел. Ял иткәндә дә күңелгә туры килгән шөгыль табарга була бит. Бала тудыру гына түгел, аны карарга да кирәк. Биләүсәдән төшүгә бакчага илтергә ашыкмасыннар, 3 яшькә кадәр  сабыйларын үзләре тәрбияләсеннәр иде. Элек түгәрәкләр, спорт  мәктәпләре юк иде, хәзер балалар шунда йөри, хатын-кызларга исә үзләрен үстерү өчен мөмкинлекләр күбрәк, – диде Президент.

Электрон сәүдә  белән танышып кайтканнан соң, Президентың  интернет  кибеттән  әйберләр сатып алуы-алмавы турында да беләсе килде. Гомумән,  ул киемнәрне  каян сатып ала икән?

– Мин маркетплейс хезмәтен кулланып карадым. Интернет кибет аша «толстовка»га заказ биргән идем. Бар да тәртиптә: акчасын да алдылар, киеме дә вакытында килде. Кибетләргә йөрергә яратмыйм. Болай кием-салымны хатыным сатып ала, ул үлчәмнәремне белә. Кайбер кибетләр ябыла, онлайн эшли башлый, чөнки маркетплейслар, офлайн кибетләр белән чагыштырганда, уңайлырак. Анда хезмәт күрсәтү сыйфаты күпкә югарырак. Бу – безнең киләчәк. Электрон сәүдә – үсештә. 2021 елда Татарстанда маркетплейсларга теркәлгән эшмәкәрләр саны 7 тапкыр арткан,  – диде Президент.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов демография  мәсьәләсе борчуын әйтте. Аның фикеренчә, әлеге вазгыять бүген бик кискен тора. Республикада 2010 елдан балалар туу буенча  уңай күрсәткеч күзәтелгән. Хәзер 2003 елдагы демография күрсәткеченә төшкәнбез. Моңа пандемиянең дә тәэсире бар.

– Элек һәр гаиләдә өчәр бала табу гадәткә әйләнгән иде. Шартлар башка булса да, балалар саны ким булмаган. Адәм баласы  яхшырак яши башласа, күбрәк үзе турында уйлый, киләчәк өчен борчылмый. Баланы табу гына түгел, аны үстерәсе дә бар. Әлеге йөк  хатын-кызлар җилкәсенә төшә, – диде  Рөстәм Миңнеханов. Сүз уңаеннан, Президент  Казанда тагын бер перинаталь үзәк төзелә башлавын да искәртеп узды. Хәзер төп максат – сабыйлар санын арттыру. Республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова исә, үзәктә яшь әниләрне бизәндерү өчен аерым бүлмә дә булдырылачак, дип өстәде.

Президенттан,  Камилә Вәлиеваның чыгышларын карадыгызмы, дип  сораучылар да  булды.

– Карадык. Камилә – беренче, ул дөньяда – иң яхшысы. Мәгълүмати һөҗүмгә каршы тора алды, аңа карата эшләнгән гамәлләр гадел түгел. Спорт сәясәткә бәйле булмаска тиеш. Ни генә әйтсәләр дә, ул безнең өчен иң әйбәте. Аның татар кызы булуы, Казанда тууы белән дә горурланабыз. Без аны чакырырбыз, очрашырбыз. Киләчәктә үзен күрсәтә алыр дип ышанам,  – диде ул.

Шәһәр яннарында микрорайоннар төзелсә дә, анда яшәү өчен шартлар җитеп бетми. Бу очракта анда инфраструктураны кем хәл итәргә тиеш: республикамы, районнармы, төзеп бирүчеләрме? Бу хакта Президент ни уйлый?

– Без бу проблеманы бергәләп хәл итәргә тиеш. Аны районнар гына башкарып чыга алмый. Карар кабул иткәндә, йортларны төзеп бирүче компанияләр дә  социаль үсешне үстерүдә катнашырга тиеш. Әйтик, йә бакча, йә сырхауханә төзүдә. Республика программалары да бар. Гомумән алганда, комплекслы төзү транспортны да, социаль  үсеш белән тәэмин итүне дә күздә тота. Бу анда яшәүче халык өчен бик мөһим. Хәзерге вакытта  торак төзелеше темплары микрорайоннардагы  социаль үсеш булдыруга караганда алдарак бара. Бу – безнең эшләп бетермәгән як, акча мәсьәләсенә бәйле. 1,2 мең балага исәпләгән мәктәп 1,4 миллиард сум торса, хәзер  2 миллиард сум кирәк. Бу – зур ресурслар, – диде Президент.

Ул шулай ук республикада  күпбалалы гаиләләр өчен төзелештә уңайлыклар булдыру  проблемасының хәл ителмәвен әйтте. «Бушлай җирләр таратылса да, анда үсеш юк, диде. 5–6 ел элек  башкарылган эшләр хисабы буенча  уңайлыклар тудыру өчен 40–45 миллиард сум кирәк иде Бу –  бик зур сан. Федераль ярдәмнән башка гына моны башкарып чыгу җиңел түгел, – диде ул.

Коронавирус темасы да читтә калмады. Авыручыларны тернәкләндерү өчен шартлар җитәме? Рөстәм Миңнеханов  ковидтан соң тернәкләндерү мөһим икәнен әйтте. Казанда 7 нче хастаханә базасында заманча җиһазлар белән җиһазландырылган  дәвалау-тернәкләндерү үзәге ачылган. Республика шәһәрләрендә кирәкле инфраструктура булдырыла. Коронавирус  үлүчеләр саны артуына, уртача гомер озынлыгына  йогынты ясаган. Димәк, вазгыятьне яхшырту өчен бала табарга кирәк. Берне түгел, икене, өчне…

Сәрия Мифтахова

 

 


Фикер өстәү