Авылда ике катлы йорт төзеткән Лена Осина: «Кайчак иркә хатын да буласы килә»

Балык Бистәсе районының Чыршылы Елга авылында яшәүче Лена Осина, ирем юк, дип тормаган, ялгызы ике катлы йорт торгызган. Акчаны исә аңа сигез ел җыярга туры килгән. Җиләкче, гөмбәче, балык ыслаучы, таксист – ни белән генә шөгыльләнми ул! Белмәгән эше юк: бәйләвен дә бәйли, тегүен дә тегә, йонын да эрли.

Лена урман эчендәге кечкенә генә авылда әти-әнисе һәм улы белән яши. Халык телендә Шестая Речка дип йөртәләр аны. Бу авылга аларны бернинди тамырлар да бәйләми. Әти-әниләре күрше авылларда туып, заманасында Чаллыга күченгән булган. 1992 елда Чыршылы Елгага кайтып төпләнгәннәр. Ленаның шәһәргә китү теләге юк. Мондагы рәхәтлекне бернәрсәгә дә алыштырасы килми. Нарат һавасы сулап, саф чишмә суы эчеп, булганына шөкер итеп яши. Һөнәре буенча – мәдәният белгече.

Өй төзү – күптәнге хыялы. Хәзер яши торган йортлары иске икән. Бер төзүчедән, өй салыр өчен нинди материал сатып алырга икән, дип кызыксынгач: «Син бернәрсә дә алма,  бары  акчаңны гына  җый», – дип киңәш иткән. Шулай иткән дә, тиенләп җыелган акча өйне түбә астына кертергә җиткән. Әкренләп идән җәйгәннәр, диварын акшарлаганнар. Ут кертер өчен генә дә 100 мең сум киткән. Газын да кертсәләр, яңа йортка күченеп булачак.

Алма, пеш, авызыма төш, дип ята торганнардан түгел Лена. Тик ятсаң, берни булмый, бу – тормыш кагыйдәсе. Нинди эш акча китерә, шуңа ябышкан. Берьюлы берничә эшне үтәгән: таксист, иминият агенты, балык ыслаучы, гөмбә тозлаучы… Көнгә 200 кило балык чистартып ыслаган хәтта. Элек мал-туарын, сыерын да асраганнар. Хәзер кәҗә белән тавыклар гына тоталар. Сөт, йомырка җитә, итен сатып алалар. Хәзерге вакытта кафеда эшләгәч, башка нәрсәгә артык вакыты калмый икән. Кирәк кешегә көзен гөмбәсен тозлап, җәен җиләген җыеп сата.

– Каен җиләге, гөмбәне 5–6 яшьтән үк җыям. Йоклап яту дигән нәрсәне белмәдем. Иртәнге сәгать алтыда торып, урманга китә идек. Кулга банка түгел, чиләк тоттыралар иде. Әни гөмбәне белеп җыярга өйрәтте. Улым Русланга хәзер 17 яшь. Тик мин аның үзен генә җиләккә җибәрмим. Вак эшләр кушмыйм, чөнки авыр икәнен беләм, – ди Лена. – Башта үзебезгә җыйдык, аннан башкалар сорый башлады. Яхшы товарны беркайчан да күрсәтеп йөрергә кирәкми. Заказны күрше авыллардан да бирәләр. Гөмбәнең иң яхшыларын җыям. Ак, җирән гөмбә, гөрәҗдә, баллы гөмбә… Биш тапкыр пешереп, суын түгә торганнарны башкаларга тәкъдим итеп тә тормыйм. Үзем 100 процент канәгать калганда гына башкаларга сатам. Ашарга пешерергә кечкенәдән өйрәндем. Махсус китап бар иде, хәзер саргаеп бетте инде ул.

Эшләргә теләмәгән сылтау табу ягын карый. Ленага да, синең машинаң булгач, җиңел, диләр икән. Андыйларга ул, банкка бар да кредит ал, берәү дә комачауламый бит, дип җавап бирә. Рульгә утыруына – 11  ел.

– Күп эшкә теләк кирәк. Бәлкем, сәләт табигатьтән дә биреләдер. Улым 11 яшьтә үк эретеп ябыштыра башлады. Бабасының мондый сәләте юк, Русланга берәү дә өйрәтмәде. Башка балалар интернетта утырганда, күңеленә якын шөгыль белән кызыксынды. Мәтрүшкә җыярга бергәләп йөрдек. Әйдә, иптәшкә бар әле, ияреп барган өчен сиңа фәлән кадәр акча бирермен, дия идем. Шул акчасын җыеп, эретеп ябыштыру аппараты  сатып алды. Нигә инде ул сиңа, дигәч, өйдә берәр нәрсә ватылса, кирәге чыгар, диде.  Арба ватылгач, шуны эретеп ябыштырды, – ди Лена, улы белән горурланып.

Лена өчен  күңел тынычлыгы – беренче урында. Исерек ир белән җәфа чиккәнче, ялгыз яшәвең мең артык, ди. Дөрес, иркә хатын буласы килгән чаклары да булгалый. Көчле  хатыннарга көчсез ирләр туры килә, дип тә куйды ул. Язмышы белән килешә, моңа һич тә үпкәләми. Күптән түгел исемен дә алыштырган әле.  Хәзер ул – Лилия!  Яртылаш – татар, яртылаш рус кызы ул. Әлеге исем тормышыңны яңа якка үзгәртсен, иркәләнергә дә язсын сиңа, көчле зат!

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү