Казандагы яшь көрәшчеләр бәйгесенә 600 спортчы җыелды

«Ак Барс» Көрәш сараенда 13-14 яшьлек егетләр арасында «Сабантуй» журналы һәм 15-16 яшьлек егетләр арасында «Ялкын» журналы призларына республика беренчелегенә 600 яшь көрәшче җыелды.

13-14 яшьлек көрәшчеләр бәйгесендә 371 спортчы бил алышачак. 15-16 яшьлек егетләр ярышында 230га якын яшь көрәшче бил алышачак. 45 команда катнашында узучы бәйгеләрне 4 келәмдә уздырырга ниятлиләр. Җиңүчеләр шимбә көнне ачыкланачак.


Фикер өстәү