Марат Хөснуллин төзүчеләргә ярдәм ителәчәген әйтте

Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин катлаулы икътисади шартларда төзелеш тармагындагы эшчәнлек мәсьәләләре буенча төбәкләр җитәкчеләре белән киңәшмә уздырган. Ул төзүчеләргә ярдәм итү өчен якындагы көннәрдә кредитлар буенча процент ставкаларын субсидияләү чараларының тәкъдим ителәчәген белдергән.

Марат Хөснуллин, торак төзелешенә кагылып, Хөкүмәтнең ипотека программаларына ярдәмен дәвам иттерәчәген раслаган.

Моннан тыш ул Хөкүмәтнең Дәүләт Думасына инде кайбер закон инициативалары керткәнлеген искә төшергән. Шуларның берсе, эшләрне туктатмас өчен, төзелеш ресурсларын алыштырганда, кабат экспертиза уздырмыйча гына проект документларын үзгәртү мөмкинлеге бирүне күздә тота.
Марат Хөснуллин шулай ук Хөкүмәтнең кризиска каршы чаралар кысаларында территорияләрне планлаштыру документларының гамәлдә булу вакытын килештерүне, төзелешкә рөхсәт бирүне, файдалануга тапшыру, шулай ук мәгълүмати системаларда мәгълүматлар урнаштыруны гадиләштерергә тәкъдим иткән.

Төп бурычыбыз – төзелеш темпын киметүгә юл куймау, мөмкин булса – хәтта аны арттыру. Бу – юл төзелешенә, капиталь ремонтка бәйле эшләргә, шулай ук чит илләрдән кертелгән материалларны күп куллану күздә тотылмаган төзелешкә кагыла”, – дип аныклап үткән Марат Хөснуллин.
Ул торак-коммуналь хуҗалык эше системасына кагылып, төбәкләр башлыклары игътибарын ЖКХ өчен субсидияләр түләү зарурилыгына юнәлткән.

ЖКХ өлкәсе дә безнең өчен – илнең тормыш эшчәнлеген тәэмин итү системасы, үсешкә көчле этәргеч бирүче өлкә. Моның белән җитди шөгыльләнүегезне сорыйм”, – дигән ул.


Фикер өстәү