Республикада коронавирусның яңа 126 очрагы ачыкланган

Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның тагын 126 очрагы ачыкланган. Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 149 836 очрагы теркәлгән.

126 пациентның 52cен хастаханәгә озатканнар. Узган тәүлектә бер үлем-китем очрагы да теркәлмәгән, 76 кеше савыккан.

2020 елдан бирле Татарстанда 1995 кеше коронавирус корбаны булган, 145 047 кеше терелгән.

 


Фикер өстәү