Татарстанда 400дән артык кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда узган тәүлектә 402 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган, 50 пациент хастаханәгә озатылган, 542 кеше терелгән. Стопкоронавирус.рф мәгълүматларыннан күренгәнчә, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 180 мең 734 очрагы ачыкланган.

Тулаем алганда, Россиядә соңгы тәүлектә 30 мең 85 кеше коронавирус йоктырган, 46 мең 992 кеше савыккан.

Татарстанда бер атна эчендә коронавирус йоктыручылар саны 20 процентка диярлек кимүе хакында элегрәк хәбәр ителгән иде. Дүшәмбедән Казан метрополитены станцияләре янында мобиль вакцинация пунктлары эшләүдән туктаячак.

/Татар-информ


Фикер өстәү