Татарстанда узган тәүлектә 57 кеше коронавирус йоктырган

Соңгы тәүлектә Татарстанда ковидның 57 яңа очрагы ачыкланган. Республикада 40 кешене хастаханәгә салганнар. Бу хакта мәгълүматлар стопкоронавирус.рф порталында чыкты.

Пандемия башланганнан бирле республикада әлеге инфекцияне 152 262 кеше йоктырган. 148 367 кеше терелгән, шулардан 100 кеше узган тәүлектә савыккан.

Төбәктә коронавирус нәтиҗәләре аркасында үлемгә китергән очраклар соңгы тапкыр 25 майда теркәлгән. Covid-19 авыруы таралу чорында барлыгы 1 995 кеше инфекция корбаны булган.

Тулаем алганда, Россия буенча тәүлек эчендә авыруның 3 154 яңа очрагы ачыкланган.

 


Фикер өстәү