Фәрит Мөхәммәтшин Фатыйх Сибагатуллин вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Фатыйх Сибагатуллин вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты.

«Танылган җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, хезмәттәшебез, Татарстанның чын патриоты Фатыйх Сәүбән улы Сибагатуллин вафат булды. Аның белән эшләү бәхетенә ирешкән һәркем аны хезмәт сөючәнлеге, дәрт-дәрманы ташып торуы, тотынган эшне ахырына кадәр җиткерүе, сәләтле, киң эрудицияле һәм киләчәкне күрә белүе өчен хөрмәт итә һәм бәяли.
Фатыйх Сибагатуллин талантлы һәм күпкырлы шәхес, татар халкы тарихы буенча күп кенә китаплар һәм тикшеренүләр авторы буларак та безнең хәтеребездә калачак. Фатих Сәүбән улының вакытсыз үлеме-аның туганнары һәм якыннары өчен генә түгел, ә безнең республикада яшәүчеләр өчен дә авыр югалту. Аның турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр!», – дигән парламент башлыгы.


Фикер өстәү