Республикада коронавирусның яңа 185 очрагы ачыкланган

Татарстанда, кичәге кебек үк, узган тәүлектә коронавирус инфекциясенең янә 185 яңа очрагы ачыкланган. 41 пациентны (кичә – 81) хастаханәгә озатканнар. Стопкоронавирус.рф сайтында урнаштырылган мәгълүматлар шуны күрсәтә.

2022 елның 15 маена булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 147 582 очрагы рәсми рәвештә расланган, 142 301 кеше (шуларның 586сы – узган тәүлектә) терелгән.

Узган тәүлектә республикада коронавирустан бер үлем очрагы теркәлгән. Шул рәвешле, Татарстанда ковид корбаннарының гомуми саны 1991гә җитте.

 


Фикер өстәү