Россиядә узган тәүлектә коронавирустан иң күп үлем очрагы теркәлде

Узган тәүлектә Россиядә коронавирустан 752 кеше вафат булган.

Федераль оператив штаб хәбәр иткәнчә, бу пандемия башланганнан бирле илдә рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының максималь саны. Инде биш көн рәттән ковидтан вафат булучылар саны 700дән артык.

Узган тәүлектә коронавирустан вафат булучыларның иң күбе Мәскәү (108), Санкт-Петербург (102) шәһәрләрендә, Түбән Новгород һәм Иркутск өлкәләрендә (28әр), Краснодар краенда (22) һәм Ростов өлкәсендә (21) теркәлгән.

10 июльгә булган мәгълүматлар буенча, Россиядә пандемия башлаганнан бирле 142 253 кеше коронавирустан вафат булган.

 


Фикер өстәү