Россиядә 25 меңнән артык кеше коронавирус йоктырган

Россиядә узган тәүлектә Covid-19 коронавирусы белән зарарлануның 25 018 очрагы ачыкланган. Бу, инфекциягә каршы көрәш буенча оператив штаб мәгълүматларыннан күренгәнчә, алдагы көннән (25 116 очрак) бераз кимрәк.

Авырулар саны буенча Мәскәү (4357), Мәскәү өлкәсе (2554) һәм Санкт-Петербург (1941) төбәкләре алда бара.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус белән авыруның гомуми саны 5 958 133кә җиткән. Рәсми рәвештә барлыгы 148 419 кеше үлгәнлеге теркәлгән.

Аерым алганда, соңгы көндә 764 авыру үлгән, алдагы көнне үлгәннәр саны 787 булган. Үлүчеләр саны буенча Мәскәү (106), Санкт-Петербург (101) һәм Иркутск өлкәсе (40) алда бара.


Фикер өстәү