Татарстанстат мәгълүматларына караганда, бу атнада иң нык арткан бәя кәбестәгә булган. Аның бер килограммы 37,46 сумнан 45,95 сумга кадәр арткан. Аннан соң 4,05 процентка кишер бәясе күтәрелгән — 85,44 сум урынына 88,9 сум түлисе хәзер.
Моннан тыш, бу атнада алма 1 процентка кыйммәтләнгән — килограммы 97,54 сумнан 98,96 сумга күтәрелгән. Шулай ук печенье бәясе 1,23 процентка (147,16 сумнан 148,97 сумга кадәр) арткан.
Икенче яктан, кайбер азык−төлеккә бәяләр арзанайган. Биредә сарык ите, шулай ук казылык, майлылыгы 2,5-3,2 процентлы стерилизацияләнгән сөт, балалар катнашмалары, йомырка, чәй, он һәм башка ризыклар бар.
Калган азык-төлек продуктлары бәясе сизелерлек үзгәрешләр кичермәгән.
Казан Кремлендә элегрәк хәбәр ителгәнчә, яшелчә һәм алма бәяләре Татарстан белән бәйле түгел, мондый тенденция бөтен Россия буенча күзәтелә.