Татарстанда бер ир-ат коега төшеп үлгән

Иртән иртүк 112 номерына Чистай шәһәренең Куйбышев урамында бер ир-атның 10 метр тирәнлектәге коега егылып төшүе һәм аннан чыга алмавы хакында хәбәр иттеләр.

Урынга килгән 3нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре махсус кораллар ярдәмендә ир-атны коедан чыгарган. Кызганыч, аның йөрәге тибүдән туктаган булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

 


Фикер өстәү