“Үлем безне кайдан да эзләп таба”: Дипломат, конференциядә шул сүзләрне әйткәч, җан тәслим кылган

Согуд Гарәбстаны дипломаты Мөхаммәд- әл-Кахтани Каһирәдә Гарәбстан-Африка конференциясендә чыгыш ясаганда вафат булган. “Үлем безне кайдан да эзләп таба”, – дигән сүзләреннән соң ул артка таба гөрселдәп ауган да җан тәслим кылган. Фаҗиганең видеосы RT телеграм-каналында урнаштырылган.

Массакүләм мәгълүмат чарасында билгеләп үтелгәнчә, ул гомеренең соңгы мизгелләрендә Аллаһ турында фәлсәфә корган.
Башка чыганаклар мәгълүматлары буенча дипломат үләр алдыннан Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны башлыкларына ихтирамын белдергән. Ул шулай ук: “Үз Аллаһыңны сәламәт йөрәк белән каршылаудан да кыйммәтлерәк әйбер юк”, – дигән.
Tahiamasr җирле басмасы хәбәр иткәнчә, дипломатка беренче ярдәм күрсәтергә тырышып караганнар. Аның үлеменең сәбәбе әлегә ачыкланмаган.


Фикер өстәү