Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең икътисад министры белән очрашты

Петербург халыкара икътисади форумы кырларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре икътисад министры Абдулла бән Тук Әл-Марри белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Безнең яңа очрашуыбызга шатмын. Россия-Әмирлекләр мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән хезмәттәшлеккә игътибар өчен Берләшкән Гарәп Әмирлекләре җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерүегезне сорыйм», — диде Рөстәм Миңнеханов

2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында товар әйләнеше арткан һәм 71 млн доллар тәшкил иткән.

Очрашуда катнашучылар май аенда узган KazanForum турында фикер алышты, анда Берләшкән Гарәп Әмирлекләре делегациясенең киң тәкъдим ителүен билгеләп үтте. Миңнеханов шулай ук министрны KazanForum чарасында катнашырга чакырды.

«Безнең делегацияне кабул итүегез өчен зур рәхмәт, бу сезнең белән дүртенче очрашуыбыз. Минем команда KazanForum чарасына килсен өчен барысын да эшләячәкмен», — диде министр.

Аерым алганда, ул Татарстанга рейслар санын арттырырга һәм хәләл-индустрия (финанслар) юнәлеше буенча эшләргә әзер булуын әйтте.


Фикер өстәү