Путин Украинадагы махсус операциядә катнашучы росгвардиячеләргә рәхмәт белдерде

Владимир Путин Россия Милли гвардия гаскәрләре көне уңаеннан Росгвардия хезмәткәрләренә видеомөрәҗәгать белән чыкты.

«Безнең бөтен зур илебез сезнең һәрберегез белән хаклы рәвештә горурлана. Сезгә рәхмәт әйтәсем килә. Тырыш һәм мактауга лаек хезмәтегез өчен рәхмәт. Ватанга тугрылыгыгыз өчен рәхмәт. Тагын бер тапкыр хезмәткәрләрне һәм командирларны, бөтен шәхси составны һәм, әлбәттә, Росгвардия ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм. Барыгызга да, гаиләләрегезгә сәламәтлек, уңышлар телим», — дип белдерде Путин.

Ул аеруча Украинадагы хәрби операциядә катнашучы бүлекчәләр хезмәткәрләренең гамәлләрен билгеләп үтте.
«Хөрмәтле иптәшләр, әйе, бүгенге көндәге хәрби вәзгыять югары куркынычлык белән бәйле. Сезнең мондый шартларда ничек эш итүегезне яхшы беләм — югары дәрәҗәдә кыю һәм профессиональ, оста, катгый һәм куркусыз. Шәхси героизм күрсәтеп, дөрес итеп, куелган, катлаулы бурычларны төгәл хәл итәсез», — дип билгеләде Путин.
Путин Росгвардия гаскәрләрнең хезмәте «хокук тәртибен тәэмин итүнең бердәм дәүләт системасында ышанычлы звеносы» булды, дип өстәде.

Фикер өстәү