Риман Гыйлемханов: Кайчак күңелсезлекләрне без үзебез китереп чыгарабыз

Бу араларда кибетләрдә төрле ярмалар, писүк, тоз бетте. Бетмәс иде, халык кибетләргә ябырылды. Кирәге чыгар, дип бөтен нәрсәне кырып-себереп алып бетерә башлады. Хөкүмәт әһелләре халыкны борчылмаска өнди. Өзеклек килеп чыкмаячак, бөтен нәрсә булачак, ди. Әмма халык ышанмый. Иң кызыгы: ярма-писүкләрне, тозны күпләп-күпләп алып бетерә дә, кибет киштәләре бушый башлаганын күреп: «Менә ышан син хөкүмәткә!» – дип тавыш куптара. Ә сәүдә өлкәсендәге шәхси эшмәкәрләр, кычыта башлаган уч төпләрен уа-уа, бәя күтәрәләр. Халык исә бәя икеләтә, өчләтә күтәрелсә дә, иртәге көнне кайгыртып, запас туплый бирә. Моннан җан тынычлыгы таба ул, күңелендә горурлык хисләре артканнан-арта барудан башы тагын да югары күтәрелә. Менә нинди булдыклы кеше бит ул!

Әмма запасы күп булуын хәтта якын дусларына да бик үк әйтмәскә тырыша. Чөнки бурычка сораулары бар. Иртәге көнне кайгыртучылар даирәсендә үзенчәлекле бизнес әһелләре – спекулянтлар барлыкка килде. Совет заманында аларга җинаять җәзасы яный иде, ә хәзер бу «бизнес» өчен менә дигән шартлар туды.

Сүз уңаеннан, Горбачев керткән «коры закон» чорында хәмер сату белән шөгыльләнүче кече эшмәкәрлек вәкилләре – шинкарьләр барлыкка килгән иде. Борынгы Русьтә хәмер сату урыны «шинок» дип аталган ди. Ни өчендер, безнең шинкарьләр, нигездә, әби-чәбиләр. Бу бизнесның җенесе бүген дә үзгәрмәде, кибет киштәләрен бушатучылар да – шул ук хөрмәтле апалар-әбиләр. Әмма «гүзәл затлар», үзләре дә белмичә, зур сәяси хата ясамыйлар микән? Азык-төлек кытлыгы тудыру – саботаж түгел микән дип тә шикләнәм.

Саботаж димәктән, ул – борын-борын заманнарда ук Франциядә килеп чыккан сүз һәм «агач башмак» дигәнне аңлата. Яңа технологияләр фабрикаларда кул көчен кысрыклап чыгара башлагач, эшчеләр протест йөзеннән агач башмак шакылдата, шул башмак белән станокларны туктата башлаганнар ди. 1926–1958 елларда, Россия Җинаять кодексы буенча, саботаж «контрреволюцион» җинаять исәпләнгән.

Корткычлык тарих сәхнәсеннән китмәс, мөгаен, бәлки, максатлары үзгәреп, төрле төсмерләргә баер. Бүген саботаж хакимиятне көчсезләндерү максатында да файдаланыла диләр. Бүгенге вазгыятьтә иртәге көнне кайгыртып кибет төпләрен сагалаганнарны «саботажник»лар дип атарга тел әйләнми. Әмма аларның гамәлләре хакимият абруена сукмыйча калмый дип уйлыйм. Бит киштәләрдә көнкүреш кирәк-яраклары юкка чыгу күпмедер дәрәҗәдә паника тудырмый калмый. Бу үз чиратында бәяләр күтәрелүгә китерә.

Язмамны тәмамлар алдыннан кайбер районнарга шалтыратып алдым. Хәзер кибетләрдә писүк, тоз җитәрлек ди. Әмма шикәр комы кыйбатланган, ә тоз бәясе, гомумән, өч мәртәбә арткан ди. Иң кызыгы: ни өчен тозга кытлык тудырылды соң? Ул бит кашыклап ашый торган ризык түгел. Табиблар әйтүенчә, кешегә тәүлеккә 6–8 грамм тоз җитә һәм организм аны үзе үк ризыклардан ала. Әмма халык аны кибетләрдән күтәрә алган хәтле ташыды, нәтиҗәдә тоз киштәләрдән юкка чыкты. Ярый әле хәзер бөтен авырлыкларны уен-көлке белән үткәреп җибәрергә тырышабыз үзе. Әмма һәрвакыт без уйлаганча барып чыкмый.

Беркөнне дусларның берсе шалтырата. «Хатын белән талаштык бит әле, малай», – ди. Хатыны тозсыз аш пешергән булган, ә дустым аңа: «Картаясың, карчык, ашка тоз салырга да оныта башладың», – дигән. Ә хатыны: «Тозсыз сүзләр сөйләп утырма әле, булмаган тозны ничек салыйм мин», – дип кычкырган: «Миндә тоз заводы юк, тапсаң, кибеттән үзең алып кайт!» – дип тә өстәгән.

Дустым сөйләгәннәр шаярту түгел икән. Беткән булган тозлары. Минем хатын язмаларга үзен кыстырганны бер дә яратмый. Шуңа күрә беркөнне аның кибеттән тозсыз кайтуын, аннан соң балкондагы шкафта пандемиядән калган һәм катып беткән бер кап тоз табуын, шуны кочаклап кухня уртасында вальс әйләнүен язып тормыйм. Шуны гына әйтәсе килә: кайчак күңелсезлекләрне без үзебез китереп чыгарабыз. Җитәкчеләргә дә артык ышанасыбыз килми. Ә менә кибеттәме, урамдамы кемнәндер ишеткән сүз безгә иң дөресе тоела. Һәм шул очраклы ишеткән сүзне җәмәгатьчелек фикере дәрәҗәсенә күтәреп: «Халык шулай ди бит!» – дип, бөтен танышларга, туганнарга сөйләп йөрибез. Бүген барган мәгълүмати сугышка да бераз өлеш кертәбез кебек.

Хәзергә менә шул, җәмәгать. Монысы да тозсыз сүзләр язган, дип мине гаепләмәгез инде, яме! Кайбер күңелләрдәге саботажны бетереп булмасмы дип кенә тырышу иде.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү