Иммунолог: “омикрон” йоктыручылар тән ою һәм чәнчүдән зарлана

Коронавирусның “омикрон” штаммын йоктыручылар арасында тәннәре нык авыртуга зарланучылар арткан. Бу хакта табиб-иммунолог Владимир Болибок белдерде, дип хәбәр итә Ura.ru.

Белгеч әйтүенчә, сырхауның тәненә кул белән тиеп кенә киткәндә, авырту барлыкка килми үзе. Ә менә кул белән бераз баскан очракта, тән бик нык авыртырга мөмкин. Иммунолог Николай Крючков, үз чиратында, моны периферия нерв системасына зыян килү белән аңлаткан. Шул сәбәпле тәннең төрле өлешләрендә ою, чәнчү һ.б сизелергә мөмкин икән.

Шул ук вакытта Англиянең илкүләм сәламәтлек саклау хезмәтендә “омикрон”ның яңа төре – “стелс-омикрон” билгеләре атап үтелгән. Монысы баш әйләнү, ару-талчыгу китереп чыгара. Чир билгеләре көн дәвамында әледән-әле пәйда булып торырга мөмкин ди.


Фикер өстәү