Танылган татар актрисасының улы, «Иннополис»ның элеккеге генераль директоры 43 яшендә вафат булган

 Бүген «Иннополис»ның элеккеге генераль директоры, танылган актриса Хәлимә Искәндәрованың улы Игорь Носов вафат булган. Бу хакта Матбугат ру хәбәр итте. 

2018 елдан ул Түбән Новгород өлкәсе губернаторы урынбасары, ә 2021 елда Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү корпорациясе генераль директорының беренче урынбасары иде.

«Матбугат.ру» хәбәр итүенчә,  кичә аңа инсульт булып, комага киткән. Бүген йөрәге тибүдән туктаган. Аңа нибары 43 яшь иде.

Игорь – Татарстанның халык артисты, Камал театры актрисасы Хәлимә Искәндәрова һәм Николай Носовның улы.  Ул 2015 елда Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясе барышында менә дигән итеп татарча сөйләп шаккаттырды.


Фикер өстәү