Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Новгород өлкәсе делегациясе белән очрашты

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыелышы делегациясе белән очрашты. Казанга алар төбәк парламенты рәисе урынбасары Денис Бакиев җитәкчелегендә килде. Сәфәрнең төп максаты – Татарстанның түләүсез юридик ярдәм оештыру, шулай ук территорияләрне комплекслы үстерү, шәһәр төзелеше эшчәнлеге һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыру буенча тәҗрибәсен өйрәнү.

«Татарстан белән Түбән Новгород өлкәсе арасында партнерлык мөнәсәбәтләре урнашты. Без бер-беребездән өйрәнәбез һәм иң яхшы тәҗрибәләрне уртаклашабыз», – диде Фәрит Мөхәммәтшин очрашуда. Дәүләт Советы Рәисе республика парламенты структурасы, профильле комитетлар һәм комиссияләр, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эше турында сөйләде.

Парламент җитәкчесе республиканың социаль-икътисади үсеше мәсьәләләренә аерым тукталды. «2022 ел шактый катлаулы булуга карамастан, без бюджетның тотрыклылыгын һәм аның баланслылыгын тәэмин итә алдык, социаль йөкләмәләрне тулысынча үти алдык. Республика төп макроикътисади күрсәткечләр буенча лидерлык позицияләрен саклап калды», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Очрашуда түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Татарстан, Россия Федерациясенең 9 субъекты белән беррәттән, Бердәм дәүләт хокукый мәгърифәт порталына тоташу һәм гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча пилот төбәкләр арасына керде. Проект Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла. «350 меңләп татарстанлы түләүсез юридик ярдәм алырга хокуклы. Портал электрон рәвештә хокукый ярдәм алырга, хокукый документлар һәм яңалыклар белән танышырга, бушлай юридик ярдәм алуның оперативлыгын, ачыклыгын, сыйфатын һәм уңайлылыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә», – дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин.

«Түбән Новгород өлкәсе күптәннән Татарстан Республикасының дусты һәм партнеры булып тора, – дип билгеләп үтте Денис Бакиев, — Татарстанда һәрвакыт икътисад өлкәсендә дә, шул исәптән IT-технологияләрдә дә, законнар чыгару өлкәсендә дә өйрәнерлек нәрсәләр бар. Без монда бушлай юридик ярдәм күрсәтү программасының ничек эшләвен күрдек һәм Түбән Новгород төбәгендә тагын бер эшлекле очрашу уздырырга килештек».

Эш сәфәре кысаларында Түбән Новгород өлкәсе делегациясе әгъзалары шулай ук ТР Инвестицион үсеш агентлыгында, Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта, «Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл» полилингваль белем бирү комплексында булдылар. Түбән Новгород делегациясе программасында – республиканың профильле министрлыклары вәкилләре белән эшлекле сөйләшүләр һәм Татарстан Республикасының икътисадый һәм инвестицион потенциалы белән танышу.


Фикер өстәү