Танылган видеооператор Фәнис Җиһаншинның хатыны: «Иремнең хәле кинәт начарайды»

Болай ук булыр димәгән идек. Күп еллар «Барс-Медиа» компаниясе белән хезмәттәшлек иткән, бик күп артистларның клипларын, концертларын төшергән видеооператор 35 яшьлек Фәнис Җиһаншин авыр хәлдә.

Аның хатыны Венера иренең сәламәтлеге өчен барысына да әзер. Алар бүген икесе дә Мәскәүдә. Казан табиблары берни дә өмет бирмәсә дә, андагылар Фәнисне кабул иткән.

– Иремнең хәле кинәт начарайды. Бернигә дә зарланганы булмады аның. Авырганы да юк иде. Яңа елдан соң гел хәл юк, диде. Ашый да барып ята. Йоклады да йоклады. Тазарып та китте. Минем генә түгел, якыннарымның да күңеленә борчу керде. Кайчак сөйләшкәндә буталып куя иде. Нидер барын сизендек. Тикшеренеп карар өчен табибка килдек. 27 гыйнвар иде ул, — дип сөйли Венера. – Табиблар МРТ уздырырга киңәш иттеләр. Нәтиҗәсе сөендермәде. Табиб үземне генә чакырып Фәнистә яман шеш икәнен җиткерде. Ул чакта бик авыр булды. Әмма үземне кулга алдым. Ике балабыз хакына ничек тә бу авыруыны җиңәрбез дип уйладым. Фәнис башта белмәсә дә, соңрак үзендә мәкерле чир икәнен аңлады.

Хастаханәдән кайткач, Фәниснең хәле тагын да авыраеп китә. Бераз җиңел булмасмы дип уколлар ясый башлыйлар. Шуннан соң күзгә күренеп яхшыра башлый. Тикшеренүләр узар өчен МКДЦда ятып чыгарга дигәннәр иде. Әмма температурасы югары булу сәбәпле, анда алмый тордылар. Шулай итеп, шактый вакытны югалттык. Әмма соңыннан табиблар барыбер салды аны. Температурасын да төшерделәр. Әмма хәле генә яхшырмады, – ди Венера. – Үзебез генә күтәрә алырлык чыгым түгел бу. Шуңа да квота сорап министрлыкка бардым. Андагылар документларын Мәскәүгә җибәрәбез дигәннәр иде. Ни сәбәпледер язулар китми яткан. Үзебез машина белән илтеп бирдек. Авыруы бер хәл, әнә шундый буталчыклар да кәефне төшерә бит әле ул.

Хәзерге вакытта Фәниснең хәле бик авыр. Ул янындагыларны аңламый. Бар өмет табибларда. Төгәл диагноз куяр өчен тикшеренергә кирәк. Ә аннары катлаулы операция ясап шешне алырга тиешләр. Ә аннары инде бар да элеккечә булыр төсле. Фәниснең гаиләсе шулай дип яши. Әмма хыялларны тормышка ашыру өчен акча кирәк. Шуңа да Фәниснең якыннары ярдәм сорый.
Булышырга теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары: хатыны Венера Сәлимҗан кызы Җиһаншина исемендәге Саклык банкы картасы 8-937-288-75-70 номерына беркетелгән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


Фикер өстәү