Равил Шәрәфиев: «Кайвакыт сорап ала белергә дә кирәк икән»

Бүген Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиевка 85 яшь тулды. Әлеге уңайдан сезгә «ВТ»да чыккан зур әңгәмәдән өзек тәкъдим итәбез. 

– Мәдәният тармагында бигрәк тә нәрсә өчен күңелегез әрни?

– Эстрада аяныч хәлдә. Мин кайбер концертлардан, карый алмыйча, чыгып китәм. Хәзер бит җиз иләктән үткәрү, сайлау юк. Элек худсовет бар иде. Радиога җыр биргәндә дә комиссия хәер-фатыйхасын алырга кирәк иде. Аның аша шәп әйберләр генә чыга һәм артистлар җырлыймы ул, сөйлиме   – акча ала иде. Ә хәзер киресенчә:  өч тиенгә ярамаган җырларын, үзләре акча биреп, телевидениегә чыгаралар. Дөньяга үзеңне шул дәрәҗәгә төшереп күрсәткәч, без нинди халык? Радиоларда да шул ук хәл. «Тәртип» радиосын яратып тыңлыйм, ә менә «Болгар» радиосы бик күңелгә ятмый. Ә бит безнең инструменталь әсәрләребез бик күп. Ренат Еникиев әсәрләрен тыңлап туймаслык! Александр Ключарев әсәрләре – чын җәүһәрләр. Ник шуларны бирмиләр? Халыкны бетерәбез бит. Халыкны тәрбияләргә кирәк, диләр. Мин гомер буе әйтәм: тәрбияләргә кирәкми, бозмаска кирәк. Без аның зәвыгын бозабыз.

Студент вакытта безне студиядә эшләгән рольләребез белән Татарстан авылларына гастрольләргә җибәрделәр. Мин, мәсәлән, Дон-Кихотны уйнадым. Авыл халкы чит ил классикасын, рус классикасын тын да алмый тыңлый. Хәзер тыңлатырсың син аларга. Аңа хәзер тозсыз әнә теге нәрсәләр кирәк. Мәзәк дип әйтергә тел әйләнми. Шуңа мин, тәрбияләмә, бозмыйк кына, дим. Без боздык. Бер бозгач, ул инде татлы әйберне кабул итә алмый.

– Мәдәният министры итеп куйдылар ди, иң беренче нәрсәне үзгәртер идегез?

– Министр итеп куйсалар, эшли алмас идем. Рәшидә апа Җиһаншина директор урынбасары итеп чакырды, бармадым. Минем эш түгел ул. Киңәшче булсам, киңәш бирер идем. Олы-олы кешеләр белән сөйләшәм кайвакытта, укымышлы дип саналганнары да чын сәнгатьнең нәрсә икәнен аңлап бетерми икән. Кеше ничек бирә, шулай кабул итәләр. Артистлар арасында да үзләрен бөек дип санаучылар бар.

– Сезгә «бөек» дип әйткәннәре бармы?

– Әйтәләр. Бер районга кайткач, сездә гел бөекләр инде, дидем. Ул як кешеләре үзләрен ярата торган чөнки. Шул якта миңа, безнең өчен син бөек, дигәннәре бар.

Минем бер нәрсәне әйтәсем килә. Картайгач, без дөрес яшәмәгәнбез, дигән фикергә килдем. Ни бирсәләр, шуны уйнап, гомер уздырдык. Безгә үзебез уйныйсы килгәнне уйныйсы булган. Кайвакыт сорап ала белергә дә кирәк. Алдан сөйли башлаган идем бит, авылларда уйнап йөрдек дип. Менә шул, бер авылда яныма бер егет керде. «Мин өченче авылда карыйм инде сезне. Черкасовтан да әйбәт сез», – ди. Авыл малае өченче тапкыр карый һәм Черкасовны белә! Мин менә шуңа сөендем. Юк, мин үземне Черкасов янәшәсенә куя алмыйм. Чөнки Черкасов – минем өчен кумир ул, бөтен яктан да. Халыкның бозылмаганына мисал буларак сөйләдем бу хәлне. Театрда менә шул рольне сорадым, әмма уйнатмадылар.

Дон Кихотны миллионга бер артист уйный ала. Ул – үзгә бер образ. Аңа психо-физик халәт туры килергә тиеш. Мин аны уйнарга, халык аны карап еларга тиеш иде. Ул бит инде, бер карасаң, җүләр, ләкин саф күңелле, хыялый.

Германиядә яшәүче дустым үзенең сценариен тәкъдим итеп карады, әле җитмәсә, доллар белән күп кенә акча тәкъдим итте, куйдырмадылар. Ул  Украинаның бөек артисты Богдан Ступка белән спектакль куеп, Америкага барып уйнаткан кеше. Нишлисең, булмады.

– Театрны ташлар чиккә җиткән булдымы?

– Театрдан китеп торганым булды. Сәхнәдән кирәкмәгән сүз әйттем дә, чыгарып тордылар. Бер атнадан обкомга чакырып, син кайт инде, диделәр. Мин инде филармониягә эшкә кергән идем. Һич югы икенче сезонга кадәр аннан китмим, дидем. Алланың рәхмәте, әйбәт булды. Илһам белән (Шакиров. – Ред.) шактый дөнья гиздем. Таһир Якупов белән эшләдем. Рәхәтләнеп йөреп калдым. Эстрадага китсәм дә, эшли алыр идем.

Театрда Илһам концерты бара. Сәхнәгә чыгуым була, халык күтәрелеп кул чаба. Минем куылганны беләләр бит инде. Кайда да шул хәл. Габдулла Шамуков – акыллы кеше, тегеләргә әйткән, сез бит аны театрдан чыгарып, популярлыгын гына күтәрәсез, дигән. Мин инде театрның юк акчасына яшәп ятканчы, бераз акча эшләп алырга уйладым. Театрга 8 айдан соң гына кайттым.

– Үзеңне формада ничек тотарга?

– Камыр ризыкларын чама белән ашарга, хәрәкәттә булырга кирәк.

– Хатыныгызга ничек дәшәсез?

– Җаный дип дәшәм.

– Хәләлегезгә яратам дип әйтәсезме?

– Юк, әйтмим. Яратканны үзең сизәсең аны. Ул да миңа яратам дип әйтми, үзем сизәм мин аны. Яратканны яратам дип әйтергә кирәкми. Нинди төчеләнеп тору ул?! Хәзер гел яратам дип торалар. Ләкин аларның «яратам»ында еш кына ярату да булмый.

– Мәхәббәт бармы?

– Мәхәббәт бар. Ләкин хәзер бетеп бара. Бигрәк тә хатын-кызда әлеге хис саега. Хәзер хистән бигрәк матди як алга чыкты. Мин үзем яратмаган кеше белән яши алмыйм. Яратмаган кешенең бөтен хәрәкәте ачу китерә аның.

Гашыйк булганнарым марҗалар иде. Татар булуым белән, алар бик теләсәләр дә, кушыла алмадым. Яшьлектә хис белән яшисең әле ул, картлыкта икең ике якка тарта башласа, нишләрсең? Ә шулай булачак бит ул.

Әңгәмәдәш — Гөлинә Гыймадова

 


Фикер өстәү