Талпаннар һава торышына карап һөҗүм итә

Быел яз иртә килде. Инде табигать кышкы йокыдан уянып та бетте дисәк була. Елгаларда сулар китте, урманнарда яз чәчәкләре бөреләнде. Шулар янәшәсендә талпаннар да дөньяга чыкты. Республикада талпан тешләү очраклары теркәлә дә башлаган инде. Күпләр белә – талпан энцефалит дигән куркыныч авыру китереп чыгара, баш һәм арка миен зарарлый. Иртә язда уянган бөҗәк кар төшкәнчегә кадәр зыян салырга мөмкин.

Халык телендә урман бете дип аталучы бу бөҗәктән ничек сакланырга?

– Талпаннар йокыдан гадәттә апрель аенда уяна. Быел бераз иртәрәк селкенә башладылар, – ди Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең матбугат үзәге җитәкчесе Фәридә Ишморатова. – Аларга тереклек итәр өчен +1 градус җылы булса, шул җитә. Май аенда алар үрчи башлый. Бу вакыт июнь аена кадәр дәвам итә. Талпаннар җәен үзен тыныч тота. Бераз кими дә әле алар. Беренчедән кешегә кадалгач, инде исән калмыйлар. Икенчедән эссе һава торышы алар өчен түгел. Талпаннар үзен дымлы һәм салкынча вакытта яхшы хис итә. Арада октябрь аена кадәр дә активлыгын саклаучылары бар. Әмма алар күп түгел.

Талпаннар һава торышына карап һөҗүм итә. +7 градустан алып +22 градуста аларга бик уңай һәм бу чорда кешегә кадалулары еш күзәтелә. Бик эсседә алар ял итә. Яңгыр алдыннан, дымлы көннәрдә исә һөҗүмгә әзер торалар. Талпан кадалуның иң куркыныч сәгате иртәнге 8-9 һәм кичке 7 белән 10 арасы. Тагын шунысы бар – энцефалит вирусын йөрткән бөҗәкләр җирдән 1,5 метрдан биек булмаган куе үлән арасында яши. Куаклар үскән ачыклык урманга караганда куркынычрак икән. Белгечләр талпан сукмак янында качып утыра һәм үзенең корбанын көтә, ди. Баксаң, урман бете кеше исен 10 метрдан сизеп алырга сәләтле икән. Талпан теләсә нинди йон яки төккә ябыша да, шуыша-шуыша, тешләү өчен иң уңайлы урын эзли. Кояш төшә торган җирләрдә талпан аз очрыйлар. Алар урманга караганда, сукмакта мыҗлап тора.

Талпаннан ничек сакланырга?

– Урманга барганда башыгызга киегез,киемнәрегез эчкә кыстырылган булсын, аякка резин итек кию хәерле;
– Аксыл кием киегез. Аннан талпан яхшырак күренә;
– Тәнегезне ачык өлешенә махсус спрейлар сиптерегез;
– Әгәр каядыр “урман бете” кадала икән, тизрәк алдыру ягын каргыз;
Кадалган талпан нинди була?
– Ач бөҗәк кара яки караңгы төстә була;
–Тешләгәннән соң ул зурая, 3 смга җитә;
– Кадалган бөҗәкнең башы күренми, ул урын кызара, янында ак түгәрәк хасил була;
– Талпан кадалу сизелми, чөнки анда тешләгән урынны өшетә торган матдә бар;
Ничек алырга?
– Тизрәк табибка барыга тырышыгыз;
– Бару мөмкинлеге булмаса, үзегез алып карагыз. Башта ул урынга 15 минутка май сөртеп куярга кирәк. Талпанның тәнгә береккән өлешен өзәргә ярамый;
– Үзе чыкмаса, тартып алырга кирәк. Бөҗәкне уңнан-сулга, сәгать теле уңаена борып чыгарасы;
– Әгәр башы өзелеп кала икән, аны спиртта анылган энә белән алыгыз;
– Үзегез алсагыз да, табибка барыга кирәк!
Талпанны ничек танырга?
– Аягын санарга кирәк. Алар да ул 4 пар;

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көнгә республикада талпан кадалуның 28 очрагы теркәлгән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү