Намус эше: «ВТ» хәбәрчесе кышкы урманда җәнлекләр хәлен белеп кайтты

Быел кыш салкын килде. Кар да күп яуды. Суыклар хайваннар дөньясына ничек тәэсир итте? Гомумән, урман кыш көне ничек яши? Без, карчанага утырып, Балтач урманына юл тоттык. Юл күрсәтүчеләребез – Арча урманчылыгының Балтач бүлекчәсе участок мастерлары Марсель Низаметдинов белән Тәүфыйк Камалов. Кышкы урман сулышын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Бүре юкмы?

Җүләр! Бу суыкта урманда йөриләрмени, нәрсә калган сиңа анда? Салкын тияр, адашып калырсың һәм башкалар. Мине шулай туктатырга тырышсалар да, үз туксаным туксан иде. Барасы, күрәсе килә, бетте китте. Без сайлаган урманчылык та: «Юл юк, кар күп», – димәде. Карчанасын тапты, безне кеше аягы йөрмәгән сукмаклардан йөртте. 40 елдан артык эшләп, бер мәртәбә дә адашканнары юк икән. Димәк, без дә адашмабыз.

Бүредән курыксаң, урманга барма, ди халык. Куркып тормадык, шулай да «бүре» сүзе нигәдер авыздан беренче булып чыкты. Марсель Низаметдиновның алар белән күзгә-күз очрашканы бар икән. Берәү генә түгел, унлап җитмәсә. Йөрәге жу иткән. Машина тәрәзәсеннән  керфекләренең ничек селкенүенә кадәр күргән хәтта. «Бүре һөҗүм итеп тә исән калырга, тычкан, күсе тешләп тә үләргә мөмкинсең. Язмышыңа ничек язылган». Марсель абый сүзе бу. Техникада булгач, тимәгәннәр, билгеле. Ә бит ерткычларның зыян китергән чаклары да булмаган түгел. Узган гасырның сиксәненче еллар башында Чыпчык авылы фермасындагы 7–8 үгезне буып чыгып киткәннәр. Бик нык зыян сала башлагач, республикада  аларга каршы көрәш чаралары күрелгән. Хәзер республикада берәү дә юк. Аюлар сирәк кенә күренгәли, кайчак умарта ояларын тузгытып чыгып киткәлиләр икән. Әлеге участокта ике селәүсен исәпләнә. Кайчак аларның авылга барып, халыкны куркытканын да ишеткәләп торабыз. Аның каравы, төлкесе, кабаны, пошие, сусары һәм башкасы бар.

Эзләр

Төпсез зәңгәр күк, ап-ак кар, биек агачлар һәм эзләр. Бар җирдә – тынлык. Тынлыкны бары тукран тавышы гына бүлгәләп ала. Урманда нинди хайваннар яшәвен эзләр  күрсәтә.

– Күптән түгел генә пошилар йөреп узган. Монысы – селәүсен эзләре. Әлегә эзләре берәү генә. Февраль ахырында бу эзләр парлаша. Куяннарныкы да күренә. Бурсыклар хәзер йоклый, – дип, эзләр белән таныштырды безне белгечләр.

Хәзерге вакытта аучылар урманда җәнлекләрнең исәбен алалар. Бу эш 15 мартка кадәр дәвам итәчәк. Юлга чыкканчы, Татарстан Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан кирәкле мәгълүматларны белешкән идек.

– Кышын ел саен хайваннарның баш санын алу бара. Бу чара ауның 19 төре буенча үткәрелә. Әлеге эштә комитет белгечләре, аучылар катнаша. Быел ул өч төрле ысул белән үткәрелә. Беренчесе – кышкы маршрут буенча, икенчесе – хайваннарны куып, өченчесе – алар еш килә торган урыннарга махсус җәлеп итеп. Кайбер кошларның исәбе кышын алына, кайберләрен җәен саныйлар. Алынган мәгълүматлар аучылыкның торышын бәяләргә һәм кирәк чакта республиканың җәнлекләр дөньясын саклау, торгызу чараларын күрергә мөмкинлек бирәчәк, – диделәр безгә комитетта.

Исәп тәртибен Марсель абый  яхшылап аңлатты. Аның сөйләвенчә, аучылар башта маршрут төзи. Аның яртысы – урман, яртысы – басу.

– Беренче көнне чаңгыда барып, бөтен булган эзләрне себерке белән бетерәсең.  Техника белән ярамый. Икенче көнне шул юлдан кабат барырга туры килә. Кайсы хайванның кайсы якка китүен тамгалыйсың. Бер тәүлектә күпме йөргәненә игътибар итәләр. Эзләр саныннан баш санын исәпләп чыгаралар, – диде Марсель абый.

Поши, син кайда?

Урманны иңләп-буйлап йөреп тә, бер хайван да күрмичә кайтып булмый бит инде! Әйдәгез, табыйк! Урмандагы 50–60 пошиның берсен дә күрмәбезмени? Һич югы кабан очрар әле.

Башта без пошиларга тозлык куелган урыннарга бардык – күрмәдек. Аннан урманчылар алар еш очрый торган җиргә алып китте. Анда да юк. Аптырагач, кырга чыктык. Менә монда иңләп-буйлап йөргәннәр, карда ятып ял да иткәннәр. Тик безнең тавышны ишетеп качканнар, күрәсең. Аның каравы, кимерелгән агачларны  күрдек.

– Аларга яшел печән салып куйсаң, ашамаячаклар. Хәзерге вакытта усак, тал кайрылары белән тукланалар. Сусарлар боҗыр белән тиенне ашый.  Төлкеләргә – тычкан. Һәркайсының – үз ризыгы. Шуның белән табигатьтә тигезлек саклана, – ди Марсель абый.

Кар күп, азык аз булгач, Оренбургка таба китәләр икән, дип тә ишеткән бар. Шушы як кызы бит мин. Әлеге сорауга да ачыклык керттек.

– Юк, китмиләр, барысы да – үзебезнекеләр, – дип елмайды Тәүфыйк Камалов. – Кар күп булгач, азык табу кыен. Агач кайрысын кимерүләре исә витамин җитмәүдән бит. Ризык эзләп, юлларга, авылларга чыгалар. Кызганыч, машина астына кергән чаклары да булгалый.

Поши эзләп, «Буран»ыбыз ауды, көрткә чумды. Кызганыч, берсен дә очрата алмадык. Кышкы урман сихри дә бит, әмма дөньяны бөтенләй онытып йөреп булмый, кайтасы бар.

Элмә – нәрсә ул?

Катнаш урман булгач, агачларның төрлесе үсә: ылыслысы, яфраклысы. Без инде ятрак агачларны күзәттек.

Элмә шундыйларның берсе булып чыкты.

– Мин аны үзем дә карама белән буташтырам, – диде Марсель абый. – Алар охшаган. Бары яфраклары гына бераз аерыла. Элмәдән элек көянтә бөккәннәр, дуга ясаганнар. Хәзер инде заман башка, бу әйберләргә ихтыяҗ булмагач, әлеге  агачларының саны сирәгәйде.

Агачларның бик биекләре бар. Кар күп булгач, берсе дуга кебек бөгелгән. Без йөргән аланга үзе бер ямь биреп тора. Әнә тегендә чыршының сумаласы ага. Аннан сагыз ясаучылар бар.

Кызык, агачның гомере күпме икән?

– 81 яшьтән соң – ылыслы, 61дән соң яфраклы агачлар киселергә тиеш. Артыгын үссә, картая, чери башлый. Агач өлгергәнче – кислород, картайгач, углекислый газ бүлеп чыгара. Халык кайчак, урманны кисәләр, бетерәләр, дигән сәер сүзләр дә әйткәли. Юк, килешмим. Агач кисүнең – үз тәртибе. Картайганын кисмәсәң, алар авыру тарата башларга мөмкин.  Агач озак үсә, диләр. Алай түгел, без тиз картаябыз, – ди Марсель  Низаметдинов.

Белгечләр әйтүенчә, авырган агач сагыз бүлеп чыгармый икән. Сагызы булганда, корткыч бөҗәкләр шунда ябышып җан бирә. Авырганының кабыгын куптарып карасаң, тузы язуны хәтерләтә. Бөҗәкләр шулай зыян китерә. Шуңа да картайган агачны вакытында кисәргә кирәк.

Әй, сез, кошкайлар!

Урманда тукраннар, кыр тавыклары, боҗырлар, бытбылдыкларны күрергә мөмкин. Әйе, бытбылдык. Бакчаң, аны өйдә генә асрамыйлар. Чаңгы белән барганда, кыр тавыклары, боҗырлар курыкмыйча карда йоклап ята икән.  Шул вакытта алар кардан дәррәү килеп өскә күтәрелә. Менә шулай куркыта  торган гадәтләре дә бар икән. Кошлар исә каен алкалары белән туклана.

– Соңгы вакытта басуларда шактый зур кошлар – ак койрыклы бөркетләр күренә башлады. Бервакыт төлкене эләктереп, шуны ашап маташа иде. Янына килсәң, күзеңне чукып та чыгарырга мөмкин. Нәрсә селкенә, шуны чукый ул, – диде Марсель абый.

Намус эше

Урманга барып ял итү генә рәхәт. Ә менә эшкә бару бөтенләй икенче. Җәй көнне эссе, дөнья чебен-черки белән тулган. Көз көне яңгыр, кыш көне суык. Менә шул авырлыкка түзсәң генә, урман сине үзенә кабул итәчәк. Белгечләр шулай ди.

– Агачларны саныйбыз, үлчәмнәрен алабыз. Барысын да язып куябыз. Барлык диләнкедән кубометрны чыгарабыз. Гел йөреп торырга туры килә, –ди Тәүфыйк абый эшенең бер өлеше турында. – Әле менә берничә бригада утын кисәргә кереп китте. Аларына да күз-колак булырга кирәк.

Сүзгә Марсель абый кушылып: «Урманга бардыңмы?» – дип, берәү дә көн саен эшебезне тикшереп тормый. Монысы – намус эше.  Безнең маршрутлар билгеле. Көн саен шуны узабыз. Кайчак җәяүләп 15әр чакрым йөрибез. Төп эшебез – урманны саклау. Хокук бозу очраклары булмасын өчен, аны контрольдә тоту», – диде.

Урманның киләчәге бар, дип ышандырды белгечләр. Картайганын кисеп, яшьләрен утыртып, тәрбияләп торалар чөнки.  Кеше урманнан ерагайса да, ял итәргә, ара-тирә коры-сары кисәргә килгәли. Шулай булгач, урман җанда әле.

Белгеч сүзе

Федор Батков, Татарстан Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе:

– Кар күп яву урман хайваннарының хәрәкәтләнүен киметә, ә юеш кар авырулар таралуга китерә. Суыкларда  аларның активлыгы түбәнәя. Кошларның кайберләре суыкларны кичерә алмый. Әле ярый аларны ашатучы битараф булмаган кешеләр бар. Әгерҗедә төнге температура 49 градуска кадәр төшкән чаклар да булды. Тояклылар, азык эзләп, ылыслы урманнарга китә. Без бу вакытта аучылардан җимнәрне күбрәк әзерләүне сорыйбыз.

Сан

Республикада кайбер җәнлек һәм кошларның саны

Поши15700, куян (беляк) – 9350,  куян (русак) – 33647, тиен – 4315, төлке –

5305, затлы болан – 269, селәүсен –100.

Суер, урман тавыгы (глухарь)  – 3453, көртлек – 113938, боҗыр – 6538,  соры кыр тавыгы – 151898.

 

 

 


Фикер өстәү